Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актанышта өстәмә белем бирү юнәлешләре хакында сөйләштеләр (+ФОТОЛАР)

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының чираттагысы райондагы өстәмә белем бирү юнәлешенә багышланып, аның эшендә әлеге стуктурага җаваплы вәкилләр катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үткән чарада балаларга өстәмә белем бирүдә район сәнгать һәм спорт мәктәпләре, Балалар иҗат үзәге, технология техникумының эшчәнлекләре каралды. 

Реклама

Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айнур Гыймадиев атап үткәнчә, бүгенге көндә Актаныш районында биш меңгә якын бала өстәмә белем ала. Бу мөмкинлекне бакча һәм мәктәп укучыларына 4 өстәмә белем бирү учреждениесе тудыра. Шулай ук үзәктә урнашкан мәктәпләрдә дә өстәмә түгәрәкләр гамәлдә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев