Спортка кызыксыну балачактан башлана
Мәгариф яңалыклары

Спортка кызыксыну балачактан башлана

Бүген «Батыр» спорт мәктәбендә «Умырзая» балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакта булды. Сабыйлар спорт залы, анда үткәрелә торган спорт төрләре һәм түгәрәкләр белән таныштылар.

Очрашу барышында балалар бадминтон һәм өстәл теннисы инвентарьларын беренче тапкыр кулларына тотып, әлеге спорт төрләре белән якыннан таныштылар. Туплар белән уеннар да балаларда зур кызыксыну уятты: малайлар да, кызлар да туп типте, төрле хәрәкәтле уеннарда катнашты. Спорт мәктәбе залы балаларның шат авазларына күмелде. Тәрбиячеләр һәм нәни кунаклар очрашудан канәгать калып, үзләренең рәхмәтләрен белдереп киттеләр.

Мондый очрашулар балаларда спортка кызыксыну уятуга, актив тормыш рәвешенә беренче адым ясауга ярдәм итә. «Батыр» спорт мәктәбе коллективы сабыйларның киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнергә теләкләре артыр дип өметләнә һәм һәр баланы спорт түгәрәкләрендә көтеп кала.


Нет комментариев