Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Такталачык мәктәп - интернаты да яңа башлыклы булды

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенә 3 сентябь көнне яңа җитәкче билгеләнде.

Бүгеннән директор вазыйфаларын башкарачак Наилә Хаҗимәрдән кызы Хаҗиеваны коллективка район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәкъдим итте. 

Искәртеп үтәбез, Наилә Хаҗимәрдән кызы 25 ел педагогик стажга ия мөгаллимә. Соңгы елларда ул  Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә – география фәне укытучысы, Такталачык мәктәп- интернатында педагог-психолог вазыйфаларын башкарды. 

2018-2019 уку елында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 46 балага белем һәм тәрбия бирүче әлеге учреждение укыту системасында да үзгәрешләр кичерә. Быелдан мәктәп 5 көнлек укыту режимына күчә. Әмма ата-аналарның атна саен балаларын килеп алу мөмкинлекләре булмаса, алар ял көннәрен дә биредә үздырачак. Шимбә көнне балалар белән тәрбиячеләр шөгыльләр оештырып, ял көне гадәти режимда үтәчәк дип хәбәр итәләр безгә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев