Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Татар Ямалысы мәктәбе укучылары Президентның чыршы бәйрәмендә катнашачак

"Укучының мәдәни көндәлеге" республика конкурсы озак еллар иң нәтиҗәле эшләүче проектларның берсе. Актаныш мәктәпләрендә белем алучылар әлеге бәйгегә ел саен актив катнаша.

Татар Ямалысы мәктәбе укучылары быелгы бәйгенең беренче этабын уңышлар белән төгәлли. Руфил Нургалиев, Регина Галиуллина , Азат Галлямов , Илдар Сабиров, Айзилә Муллагалиева "Укучының мәдәни көндәлеге" проектының 1 этабында җиңү яулап, 25 декабрьдә Казанда узачак Президент чыршысына чакыру алды. Укытучы  Айсылу Нургалиева проектның ата-аналар комитеты әгъзасы итеп билгеләнде. Җитәкчеләре Әлфия Мохтаровага укучылар һәм аларның әти-әниләре зур рәхмәтле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев