Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Велосипедта йөрү кагыйдәләре"н белү кирәк!

Табигатьтә яз тантана итә. Карлар эрү белән укучылар велосипедта җилдерергә яраталар. Ләкин, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү автомобильчеләр кебек үк аларга да бик мөһим.

                                      Шуны исәпкә алып, 7нче апрель көнне Аккүз авылы мәктәбебездә Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсенең Актаныш районының профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева белән очрашу үткәрелде. Лена Мөзәят кызы укучылар белән "Велосипедта йөрү кагыйдәләре" темасына сөйләшү үткәрде.

                                      Велосипедта йөргәндә велосипедчыда булырга тиешле экипировка турында видеофильм каралды. Укучыларыбыз тиешле таләпләрне үтәрләр һәм әти- әниләре сакчыллык кагыйдәләрен күрерләр дигән теләктә калабыз.

Розалия Җәмилова, Аккүз мәктәбенең тәрбия эше 
буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Мәгариф Мәгариф яңалыклары Мәгърифәт Актаныш яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре