Актаныш

ЮЛЛАР КӨТӘ:Балалар юл кагыйдәләрен белеп үсә!

Бүген "Умырзая" балалар бакчасында юл йөрү кануннарына багышланган бик кызыклы һәм эчтәлекле чара узды.

Балалар бу юнәлештә мавыктыргыч күнегүләр, КВН, уен-ярышлар аша юл билгеләрен һәм юлда йөрү кагыйдәләрен  бик әйбәт белүләрен исбатлап күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен профилактикалау бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева - чарада катнашкан  һәр балага бүләкләрен тапшырды,  бакчабызның эшчәнлегенә югары бәя бирде"- дип хәбәр итә Актаныш "Умырзая" балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе Фәрсия Шәрәпова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: