Юньлелеккә илтмәүче чирдән сакланырга кирәк
Наркотик һәм спиртлы эчемлекнең зыяны турында күпме сөйләшсәк тә, зыяны юктыр. Кызганыч, яшәеш дәвамында булган шушы зарарлы чирләр бүгенге көндә тагын да киңәебрәк китте. Эльвира РӘХМӘТУЛЛИНА, Татар Ямалы гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Балаларга һәм яшүсмерләргә бу адымга басу өчен күп кырлы хәбәрдарлык чорында яшибез. Кирәкмәгән мәгълүматның киң таралышы, яшь буынны начарлыкка җәлеп итү – тормышыбызның тискәре якларының берсе.
Балаларга һәм яшүсмерләргә аңлату, бу чирләрдән саклану максатыннан, 23 ноябрь көнне Татар Ямалы авылы мәдәният йортында файдалы сөйләшү булып узды.
Әңгәмәгә район балалар һәм яшүсмерләр наркологы Ленар Минхуҗин, җирлек участок полиция хезмәткәре, өлкән лейтенант Ленар Хәбибуллин, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы, лейтенант Эльза Гыйльфанова чакырылган иде. Шулай ук очрашуга Татар Ямалы гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлназ Фәйрушина, директор урынбасарлары Рушания Шәймөхәммәтова, Эльвира Рәхмәтуллина, авыл фельдшеры Гөлсинә Хафизова, ата-аналар да килде.
Ленар Сәүбән улы наркотикларның һәм спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына булган зыяны, наркотикларның төрләре турында сөйләп үтте. Соңгы вакытта, аеруча, синтетик наркотиклар ясалуның киңәеп киткәнлеген, әлеге төр психотроп матдәнең киләчәк буынны юкка чыгару куркынычы турында аңлатты. Шулай ук яшьләр арасында танылган бер блогер, реперның балаларга һәм яшүсмерләргә начар тәэсире турында мисаллар китереп сөйләде.
Ленар Минхуҗин андроидларда
озаклап утыручыларның телефонга бәйлелеген наркомания чире белән бер дигән фикерен дә әйтте. Әлеге афәтләргә эләкмәс өчен, ата-ананың балаларга игътибарлы булуын, контрольдән чыгармауны, алар белән бергә күбрәк саф һавада йөрүне, аралашуны, сәнгать һәм спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнүне тәкъдим итте.
Җирлек участок полиция хезмәткәре Ленар Әһлиулла улы, наркотик һәм спитрлы эчемлек куллану аркасында, җәмгыятькә килгән зыян турында сөйләде. Яшүсмерләрнең хокук
бозган очракта нинди җаваплылыкка тартылачагын аңлатты, законнар белән таныштырып үтте. Ундүрт яшькә кадәр хокук бозган баланың бар җаваплылыгы ата-ана җилкәсенә төшүен, уналты яшьтән яшүсмернең җаваплылыкка үзе тартылуы, исәпкә басуның киләчәк тормыш өчен киртә булуын сөйләде.
Полиция хезмәткәре Татарстанда дини агымнар күбәюен, ләкин традицион ислам диненә каршы оешкан идеологик агымнарның бездә юклыгын әйтсә дә, шәһәрләргә укырга кергән балаларның әңгәмәдәшләре ышанычлы кеше булуына төшенергә кирәклеген искәртте.
Балигъ булмаган балалар инспекторы Эльза Айдар кызы кичке вакытта балаларга һәм яшүсмерләргә чикле сәгать куелуын, әлеге чикләүнең балаларны, ата-аналарны күп бәладән саклавын аңлатты.
Эльза Гыйльфанова район статистикасы белән дә таныштырды. Интернет челтәрендәге мошенникларның, танылган җырчылар, блогерлар исеменнән ясалган фейк аккаунтларның балаларга аңлашылмаслык адымнар ясарга этәргеч булуын да сөйләде.
Очрашуда яшь буынның хокукларын саклау, иминлеге турында да сүз барды. Шул ук вакытта коронавирустан саклану чараларын куллану, гигиена таләпләрен үтәү, бер-беребезне саклау турында да кызыклы фикерләр әйтелде.
Белгечләр белән очрашып, шушындый чараларны ешрак уздырылуы барыбыз өчен дә кирәк дигән фикердә калдык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:38Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды. Базага тест режимындагы сменада катнашучылар – 40 студент килде. Алар балалар сменаларын оештырырга ярдәм итәчәк.7600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.111100
-
1 июль 2022 - 11:17Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызны искә алу чарасыннан репортаж 2009 елның 1 июлен Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көне дип игълан итәләр.36300
-
1 июль 2022 - 09:10АО «Транснефть – Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть – Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.10400
-
30 июнь 2022 - 15:40Ринат Мухамадиев: Карманные книги становятся все более популярны у современного читателя Сегодня все больше становятся популярны карманные книги — это издания небольшого формата в мягком переплете. Об этом автор около 70 произведений, писатель и журналист Ринат Мухамадиев сказал на презентации нового издания своей книги «Кыргый атауга сәяхәт» («Путешествие на дикий остров»).14100
-
30 июнь 2022 - 15:24"Умырзая"да иминлек- беренче урында! Җәй - һәркемнең яратып, зарыгып көтеп ала торган мизгеле.19000
-
30 июнь 2022 - 10:39Жизнь в атмосфере уюта Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.11900
-
30 июнь 2022 - 10:34Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП. В рамках программы СХТП может приобрести оборудование и программное обеспечение для комплексной автоматизации предприятия с софинансированием в 50%. Программа реализуется под руководством единого интегратора АО «РИВЦ».6500
-
29 июнь 2022 - 08:45"Белем бирү моделе-Төпле шәхес" проектына "Яшьлек" яшьләр үзәге 780 мең сумлык ярдәм алачак 26 июньдә "УРАМ" паркында Татарстан Республикасында Яшьләр көнен бәйрәмендә яшьләр сәясәте оешмалары арасында игълан ителгән грантлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.15900
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.271400
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
3 июль 2022 - 14:41ХӘЗЕР КАЙСЫН ЧӘЧӘСЕ: Чәчәкләр утыртабызДельфиниум. 150 сантиметрга кадәр биек булып үсә. Чәчәкләре эре, төрле төстәгеләре була. Чәчәк атмаганда да матур ул, изумруд төсендәге яфраклары белән купшыланып утыра. Җәй көне чәчсәгез, киләсе елга ук чәчәк атачак. Дельфиниумның орлыгы җылыда тишелешен тиз югалта, шуңа күрә аны суткычта саклыйлар. Бу чәчәкне март аенда рассадага чәчеп тә үстерәләр. Октябрь аенда туфракка чәчеп калдырырга да була. Ә менә киләсе елга ук чәчәк атсын дисәгез, аны хәзер чәчә аласыз, көзгә кадәр үсеп, тамырын ныгытып калсын.2200
-
3 июль 2022 - 11:07Улымның гамәлләре өчен оятУлым Иниза белән якынча 2 ел очрашып йөрде. Кызны да без үз итеп өлгердек. Тик араларында ни булгандыр, беркөнне кайтты да, икенче бер кыз белән очрашуын, Иниза белән аерылышуын хәбәр итте.3800
-
3 июль 2022 - 08:02Ял көнендә-курник«Аш-су» остасы Эльмира Василова курник пешерергә өйрәтә.5300
-
3 июль 2022 - 07:45Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов ЮХИДИ хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладыХөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, ветераннар!9000
-
28 июнь 2022 - 15:01В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер, токарь, ученик токаря, электромонтер В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер с опытом работы в сельском хозяйстве, токарь, ученик токаря, электромонтер. 8-927-044-45-1645600
-
28 июнь 2022 - 08:10«Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖенә каравылчы кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8927044451651900
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.90800
-
1 июль 2022 - 16:15Башкортстанның Тәтешле районында коточкыч хәл- 34 яшьлек хатынны елан чагып үтергән Әлеге коточкыч яңалык бүген ватсап мессенджерының күп кенә чатларын урап чыкты.46500
-
30 июнь 2022 - 08:46Ленар Зарипов "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" коллективы эшчәнлеге белән танышты Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" коллективы эшчәнлеге белән танышты.66500
-
29 июнь 2022 - 16:35Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов: Проблемаларыгыз белән үзегез генә калмагыз! Бүген район хакимиятендә май ае йомгаклары буенча 25 форма-киңәшмә узды.72400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика