Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Айдар Шәйхин “Яңа нәшер” дип исемләнгән яңа татар китап нәшрияты проектын тәкъдим итә

“Гыйлем” фән һәм мәгърифәт үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин “Яңа нәшер” дип аталган яңа проект башлап җибәрүен әйтте.

Бу хакта ул VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Проектлар аллеясе” чарасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

 

“Бу арада гына “Гыйлем”нән тыш, яңа проект башлап җибәрдек. Ул – “Яңа нәшер” исемле яңа татар китап нәшрияты. Күп кулланылган исем булуына карамастан, ул татар дөньясында чыннан да яңа юнәлеш булып тора. Без әлеге нәшриятта татарча файдалы һәм җитди әдәбият бастырачакбыз. Безнең бастырылган беренче китабыбыз – моннан ике мең ел элек язылган Кытай трактаты – Сунь-цзының “Сугыш сәнгате”. Ул аз гына тираж белән эксперимент рәвешендә нәшер ителде. Аны Төрки дөньясында, Кытайда, соңрак Европада сугыш ярдәмлеге буларак кулланганнар. Беренчедән, бу китап бик кызык басма, тарихи ядкәрь булып тора. Икенчедән, хәзерге вакытта аны эшмәкәрләр, лидерлар бүгенге бизнес дөньясында киңәш чыганагы буларак актив куллана”, — дип сөйләде Айдар Шәйхин.

“20 иң шәп мәкалә” китабы “Гыйлем” проекты кысаларында чыгарылган. Без аларны кечкенә китапчык рәвешендә нәшер иттек. Шулай ук стоицизм юнәлешендәге фәлсәфә вәкилләренең хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итеп, бастырырга планлаштырабыз. Бастырырга теләгән әсәрләрне үзебез сайлап алабыз”, — ди Айдар Шәйхин.

“Без чыгарган китаплар татар телендә башка юк, мондый эш беркайда да башкарылмый. Алга таба да без бу проектны дәвам итәргә җыенабыз”, — диде Айдар.

 

чыганак: http://maydan.tatar/ajdar-shejxin-yana-nesher-dip-isemlengen-yana-tatar-kitap-neshriyaty-proektyn-tekdim-ite/

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев