Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган педагог – оештыручылар һәм педагог-психологлар аталды ( ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

 “Иң яхшы педагог-психолог” республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе – Хабибуллина Зөһрә Баязит кызы , Актаныш 1нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе психологы.

Бәйрәм сәхнәсенә күтәрелгән “Ел педагог оештыручысы” һәм “Иң яхшы педагог-психолог” бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчеләрен  Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Рим кызы хөрмәтләде. 

 “Ел педагог оештыручысы” бәйгесенең муниципаль этабы лауреатлары: 

- Зарипова Гөлнур Габит кызы, 1нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы;
- Сафиуллина Лилия Хәмзә кызы , Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы,
- Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы,
- Усманова Лилия Руслан кызы, Мари Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы; 


- 3 урын яулаучы – Кашбразиева Зөлфия Фәйзелгаян кызы–Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручы;
- 2 урын иясе – Ибраһимова Ләйсән Идрис кызы – Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы;
 “Ел педагог - оештыручысы” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе  – Фатхиева Мария Олеговна, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе. 

 “Иң яхшы педагог-психолог” республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре: 
3 урын иясе – Хаҗиева Наилә Хаҗимәрдән кызы, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе психологы;
 2 урын – Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы психологы  Шакирҗанова Гөлназ Тимерзадә кызы,
 “Иң яхшы педагог-психолог” республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе – Хабибуллина Зөһрә Баязит кызы, Актаныш 1нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе психологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев