Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӘГАРИФ СУЛЫШЫ: Актанышта мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән һөнәри бәйгеләргә нәтиҗә ясалды (+ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш технология техникумы базасында үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән һөнәри бәйгеләрне йомгаклау тантанасы узды.

Биредә район мәгариф оешмаларының иң уңган хезмәткәрләре сәхнә түренә чакырылды. Чарада район җитәкчелеге, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары,бакча мөдирләре катнашты. 

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык конкурслары өстәмә белем бирү педагоглары, интернат-мәктәп тәрбиячеләре, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар  һәм педагог-психологлар өчен узган. Аларда мәгариф хезмәткәрләре яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.  Моны үз чыгышында район мәгариф идарәсе  җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова билгеләп үтте:


- Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге конкурслар. Юкка гына яткан таш - мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә мөгаллим эзләнә, белемнәрен камилләштерә. 

Реклама

Сыйныф  җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар өчен конкурс “Кеше тәрбияләү” исеме астында узды. Өстәмә белем бирү педагоглары  исә үзләрен “Йөрәгемне балаларга бирәм”  дип исемләнгән бәйгедә сынап карадылар.  Муниципаль этапта 5 өстәмә белем бирү учреждениесеннән 8 өстәмә белем бирү педагогы катнашты һәм интернат-мәктәп тәрбиячеләре өчен узган конкурста 2 интернат-мәктәптән 3 тәрбияче катнашты. 
 Уздырылган бәйгеләрдән  күренгәнчә, муниципаль этапта команда белән эшләгән мәктәпләр уңышка иреште, урыннар яулады. Шуңа күрә алдагы елларда мәктәпләргә команда белән эшләргә һәм әзерләнгәндә конкурсның бәяләү критерийларына игътибар итәргә тәкъдим итәм,- дип, башкарылган эшкә нәтиҗә ясады районның баш педагогы. 

«Ел тәрбиячесе - 2019» республика бәйгесенең муниципаль этабында барлык балалар бакчалары тәрбиячеләренең  катнашуы да сөенечле. 2019 елда район этабында тәрбиячеләр белән бергә 2 рус теле тәрбиячесе, 1 психолог та үз  сәләт-мөмкинлекләрен барлаган. Киләчәктә районның мәгариф идарәсе музыка җитәкчеләре, физик тәрбия инструкторларын, логопедларны да җәлеп итәргә ниятли. 

Мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән һөнәри бәйгедә быел 150гә якын райондашыбыз катнашкан, аларның 50гә якыны үз номинациясендә уңышка ирешеп, бүген лаекы рәвештә хөрмәтләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев