Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 апрель Кошлар көне билгеләнә.

Шул уңайдан канатлы дусларыбызга бәйле сынамышлар белән танышып китик.

Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.
Тартай күп булса, печән күп булыр.
Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.
Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.
Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы бик уңар, түбәнт очсалар, ашлык гадәттәгечә булыр.
Тургай килгәч — тугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.
Чыпчыклар агач очына кунсалар — көн салкын була, түбән ботакларга кунсалар — җил чыга.
Һава начар буласы булса, күгәрченнәр бик гөрләшә.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Татарстан Республикасы Бәйрәмнәр Халык Апрель