Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

100 нче бала туды

Бүген районның ЗАГС бүлегендә районыбызның 100нче баласын тантаналы шартларда теркәү узды. Әлеге күңелле чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.

Агымдагы елның 15 нче июле Актаныш авылында яшәүче Чулпан һәм Илнар Дәүләтовлар өчен гомергә истә кала торган сөенеч китерде. Аларның   кызлары Илвина дөньяга килде. Әлеге бәхетле гаиләгә район башлыгы үзенең тәбрик сүзләрен ирештерде  һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын тапшырды. 

-Районда туган һәр бала кадерле, -дип ассызыклады ул. 

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева да Дәүләтовларга балаларын тигез, сәламәт итеп үстерүләрен теләде.

Тулырак “Актаныш таңнары” газетасының алдагы санында укый аласыз.

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш загс 100 нче бала