Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

17 ел җир астында...

Ничек исән калган?

                                             Кытай шахтерлары 17 ел элек зур җимерелү булган шахтаны экскаватор белән казыганда адәм ышанмаслык хәлгә тап булганнар.

 

                                             Кытайның көнбатышындагы бу шахта 7,8 баллы җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелә, 118 шахтер анда тереләй күмелеп кала. Шуннан бирле шахта ябык тора.

                                             Шушы көннәрдә анда эш яңарткан шахтерлар исән калган кешегә юлыгалар. Ничек?

 59 яшьлек шахтер – Чунг Ваи бик авыр хәлдә була. Аны тиз арада дәваханәгә илтәләр. Табиблар аның физик сәламәтлеген һәм психологик халәтен тикшерә.

                                             Исән калуының сере шунда, Чунг Ваи вентиляция тишеге янында калган һәм анда шактый зур азык (дөге) запасы булган. Шуңа карамастан, аңа комаклар һәм чебеннәр белән дә тукланырга туры килгән, ул аларны җитез генә тотарга өйрәнгән. Һәлакәттән соң, Чунг һәлак булган иптәшләрен тиешенчә җирләгән. 

Мондый экстремаль шартларда озак вакыт исән калуның кабатланмас очрагы менә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Дөнья Аяныч Хәл Хәл