Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

79 яшьлек пенсионер коткаручыны атып үтергән...

Тыныч кына, ипләп кенә гомер йомгагыңны сүтәсе дә бит, әй кеше заты...

                                               Подмосковьеның Одинцово шәһәрендә  пенсионер атыш оештырган.

                                               Хәл болай булган. Рябиновая урамында яшәүче 79 яшьлек ир тәрәзәләр юучы сәнәгать альпинистының корылмаларын фатирына сөйрәп алып кергән дә, аларны кыскан, чынында альпинистны әсирлеккә алган.  Югарыга менә алмаган альпинист ярдәм сорый башлаган. Вакыйга урынына килгән участковый фатир хуҗасы белән килешә алмагач, психиатрия бригадасы һәм коткаручыларны чакырткан. Коткаручы ишекне ачарга маташкан арада пенсионер үзаллы ясаган утлы коралдан 38 яшьлек Станислав Черкесовны яралаган. Пуля коткаручының йөрәгенә тигән. Ул ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән.

                                               Коткаручыга атканда пенсионер үзенең аягын яралаган. Аны кулга алганнар. 

                                               Күршеләре сөйләвенчә,  ул ялгыз яши. Хатыны берничә ел элек үлгән. Ир элек тә утлы корал белән “шаярган”, тәрәзәләргә аткан. Бүгенге вакыйгага берничә көн кала ул  фатирында бикләнгән, депрессиягә бирелеп, беркем белән аралашмаган.

                                               Кайсыбер чыганаклар коткаручыга аткан русияле психиатрик авыру, махсус исәптә торган, ди. Авыруы сәбәпле  аның законлы нигездә сатып алынган утлы коралын да тартып алган булганнар. 

                   Чыганак: lenta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан фаҗига Ил-көн хәбәрләре