Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

8 яшьлек кызны үтерүдә 12 яшьлек малай гаепле булып чыкты...

Бу коточкыч хәл һәркемне тетрәндерде.

8 яшьлек кызны үтерүдә 12 яшьлек малай гаепле булып чыкты...
Үткән җәйдә Уфаның Черниковка бистәсендә Шөгер елгасы ярында сигез яшьлек кызның гәүдәсе табылган иде. Җинаятьтә 12 яшьлек малайны гаепләделәр.

Ярослав (исеме үзгәртеп алынды) 8 яшьлек Марина белән танышкан. Арытаба алар телефон номерларын алмашканнар һәм аерылышканнар.
Ярослав Маринага икенче көнне йөреп керергә тәкъдим итеп шалтыраткан. Кыз ризалашкан. Ярославтан тыш, урамда Максим исемле малай да булган.

Балалар мәктәп артындагы ташландык йортта уйнарга була. Ярослав Маринага бер куркыныч уен турында сөйли. Ярославның кылыгы да шушы уенга бәйле була. Арытаба малай кызның муенын кысып тотып ала. Кыз егыла. Малайлар кызны үлгән дип уйлап, гәүдәсен суга ташлыйлар.

Сорау алганда Максим кызның кул-аяклары белән селтәнгәне, үзен азат итәргә теләве турында сөйли. Әмма Ярославтан куркып, малай кызга ярдәм итми.

Реклама

Өйгә кайтканда Ярослав танышларын очрата һәм аларга мәетне күрсәтергә була. Алар өчәүләп яр буена төшә. Нәтиҗәдә, Никита полиция чакырта да инде.
Полиция хезмәткәрләренә Ярослав, янәсе, Маринаны - "Росгвардия" формасындагы ир-ат кулында, ә аннары елгада күрүе турында әйтә. Соңрак ачыкланганча, кыз суга батып үлгән була.

Ярославның әтисен тәрбия бурычларын үтәмәгән өчен ике тапкыр хөкем иткәннәр инде. Малайның әнисе моннан алты ел элек авырудан үлгән.

Ярославны тәрбияләүгә Туймазы районында урнашкан ябык типтагы Серафимовка махсус мәктәбенә җибәргәннәр. Кыз исә яхшы гына гаиләдә тәрбияләнгән булган.
Уенның шундый фаҗига белән тәмамлануын беркем дә уйламагандыр...

Фото: социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X