Актаныш

АДАЙДА ХӘЛЛӘР АЙ-ЯЙ: Урам уртасындагы кибетне басканнар һәм качканнар (ФОТОЛАРДА - ОПЕРАТИВ ТИКШЕРҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Кибет хәвеф сигналы бирә торган җайланма белән җиһазландырылмаган, видеокүзәтү җайланмасы юк. Шул рәвешле хуҗалар үз мал-мөлкәтләренә экономия ясаган.

Соңгы арада урлашырга хирысланып киттек әле, җәмәгать! Аңламассың, моны тормыш авырлыгына сылтаргамы яисә күңелсезлекләрсез яшисе килмиме?


Бүген иртәнгә Адай авылында урнашкан Актаныш районы кулланучылар җәмгыятенең бер кибетен басканнар. Тыныч саналган җирлек халкы өчен мондый урлашу гайре табигый хәл кебек тоела.  Кибет дигәнең дә көндәлек кирәк-ярак сатыла торган гади бер таш бина. Аның тышкы кыяфәте үк касса аша зур акчалар үтмәвен ассызыклый кебек. 


Шушы сату ноктасында 18 ел хезмәт куйган Лилия Мөхәммәтханова сүзләреннән күренгәнчә, моңа кадәр бу кибеттә генә түгел, гомумән, авылда урлашу очраклары булмаган. 
-    Бездә хуҗасыз йортларга да тиюче юк. Угры безнең авылныкы түгел дип уйлыйм. Юкса, ул кибеттә  зур суммада акча сакланмаганын чамалар иде,  - ди сатучы. 


Иртәнге сәгатьтә эшкә дип килгән Лилия ханымны кибет эчендәге тәртипсезлек сагайта. Блогы белән өстәлдә яткан тәмәке дә шикләндерә – бер дә әйберне өстәл өстенә ташлап чыгып киткәне булмый сатучының. Акча саклана торган урынның бушлыгы исә монда чит кешенең булуын раслый.

Тиз арада кибетне талау турындагы хәбәр район эчке эшләр бүлегенә җиткерелә. Тикшерүче оператив төркем кичекмәстән җинаять кылынган урынга чыгып китә. 
Беренчел фаразлар буенча, угры бина эченә кибет артында урнашкан өстәмә ишек аркылы үтеп керә. Җинаять урыны оператив хезмәткәрләр тарафыннан җентекләп тикшерелә: ишекнең аркылы тимере лом ярдәмендә кубарылган, ул  шактый зыяк күргән. Мөгаен, җинаятьче кибеткә ишек астыннан шуып кергәндер дигән фараз әйтә тикшерүчеләр. 


Кибет эчендә ватылган-җимерелгән урыннар юк,  сатучы үзе акча саклау урыныннан 10 000 сум тирәсе  акча югалуын әйтә. Товарга ревизия ясамый торып, нәрсә югалганын тәгаен әйтеп тә булмый. 
-    Бездә сату бик күп түгел. Кичә бурыч керткәннәр иде. Шул сәбәпле генә акча шактый булды. Ике көнгә бер кергән акчаны тапшырып барабыз, - ди Лилия ханым. 


Кибет  хәвеф сигналы бирә торган җайланма белән җиһазландырылмаган, видеокүзәтү җайланмасы юк. Шул рәвешле  хуҗалар үз мал-мөлкәтләренә экономия ясаган. Фарил Нургалиев җитәкләгән  “Актаныш” кулланучылар җәмгыяте бүген  районның 88 авылына хезмәт күрсәтә. Адай авылы кибете дә шулар исемлегендә. Бу яктагы 9 кибет өчен җавап бирүче заттан саклык чараларының ни сәбәпле булмавы белән кызыксынам. Җавап аптырата. Баксаң, видеокүзәтү җайланмаларын урнаштыру, аларны карап тору артык чыгымлы эш икән! Адай кибетендә сатуның гөрләп бармавын  исәпкә алсаң, ул, гомумән, зыян гына. 


Мал-мөлкәткә булган салкын карашның нәтиҗәсе – менә шушы урлашу инде, җәмәгать! Саклык чаралары вакытында урнаштырылган булса, бүген бу кибет акча эшләвен дәвам итәр иде, мөгаен. Сатучы да ут йотып кибет ишек төбен таптамас иде. 


Бүгенге җинаятьнең кайнар эзләрдән ачылачагына шик юк. Тикшерүчеләргә  урлашуда  шикләнүче зат та билгеле. Шунысы гына аңлашылмый: 10 000 сум акча өчен кибет басу, кеше теленә керү, җинаятьче дигән сүзне күтәрү кирәк идеме икән угрыга? Хәер, тикшерүчеләр каракка бу сорауларны бирми калмас.  Тик бу очрак кибет хуҗаларына кисәтү булып яңгырасын иде. Гел булмый, бер генә була – иртәгә сезне талап качмасыннар! 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: