Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш кызы Мәскәүдә съездда катнашты

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Теләкәй башлангыч бүлекчәсе сәркатибе, сәяси совет әгъзасы Гөлнара Мусина Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе съездында булып кайтты. - Гөлнара Миркасыймовна, съезд ничек узды? - Ике көн дәвам итте. Беренче көнне 10 мәйданчыкка бүлендек. Мәгариф хезмәткәре буларак, мин "Фән һәм мәгариф" мәйданчыгында эшләдем. "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларының 360...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Теләкәй башлангыч бүлекчәсе сәркатибе, сәяси совет әгъзасы Гөлнара Мусина Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе съездында булып кайтты.
- Гөлнара Миркасыймовна, съезд ничек узды?
- Ике көн дәвам итте. Беренче көнне 10 мәйданчыкка бүлендек. Мәгариф хезмәткәре буларак, мин "Фән һәм мәгариф" мәйданчыгында эшләдем. "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларының 360 меңен мәгариф хезмәткәрләре тәшкил итә. Сөйләшү барышында укытучы хезмәтенең бик кирәкле булуына басым ясалды, 2016 елда мәгариф бюджеты кыскартылмавы, мәктәпләргә барлык уку предметлары буенча да бердәм уку әсбаплары кирәклеге, җитешми торган җиһазларны булдырырга, интернет сыйфатын яхшыртырга, барлык төбәкләрдә дә балалар бакчаларына чират мәсьәләсен хәл итеп бетерергә, тәрбия мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә, студентларны социаль яклау мәсьәләләрен партия программасына кертергә кирәклеге әйтелде. Сәламәтлек өлкәсендәге "Земский доктор" программасын ни өчен мәгариф өлкәсендә дә эшләмәскә, мәсәлән, "Земский учитель" дип, мәгарифкә яшьләрне тартырга дигән фикерләр дә җиткерелде.
- Съезд эшендә нинди мәсьәләләр каралды?
- "Бердәм Россия" партиясенең XV съезды оештыру эшләренә, хәзерге көндәге һәм алда торган мөһим бурычларга кагылышлы көн тәртибен карады. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш федераль җыенына "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар күрсәтү буенча алдан сайлаулар үткәрү, аның өчен федераль оештыру комитеты төзү; партия уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү: партиянең югары советы, генераль советы, үзәк контроль-ревизия комиссиясе составларындагы үзгәрешләр хакындагы мәсьәләләр буенча да карарлар кабул ителде.
-Төп доклад белән кем чыгыш ясады?
- Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе, "Бердәм Россия" бөтенроссия партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең сәяси докладында төп игътибар сентябрь аенда узачак сайлауларда катнашуга юнәлдерелде, депутатлар сайлауга партия программасын эшләргә кирәклеге ассызыкланды.
Икътисад үсеше өчен шартлар тудыру, халык алдындагы социаль бурычларны үтәү, милли кызыксынуларны саклау, кешеләрнең яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре программаның төп нигезен тәшкил итәргә тиешлеге искәртелде.
- Партия эчендә алдан тавыш бирү көне тәгаенләндеме?
- Әйе, съездда партия эчендә алдан сайлаулар оештыру турында нигезләмә кабул ителде һәм алдан тавыш бирүләрнең бердәм көне итеп 2016 елның 22 мае күрсәтелде. Алдан сайлаулар уздыру буенча федераль оештыру комитеты төзелеп, аның җитәкчесе итеп Сергей Неверов билгеләнде.
- Җәй көне Сез тагын Мәскәүгә барырга җыенасыз бугай?
- Съезд эше әле төгәлләнеп бетмәде, июнь ахырында дәвам итәчәк, съезд делегатларын шул вакытка Мәскәүгә кабат җыячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев