Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль район Советының утырышы узды (ФОТОЛАР)

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "КамАЗ-"КамАЗ" лизинг компаниясе" ААҖнең сатуны үстерү һәм лизинг буенча директоры Әлфия Когогина катнашты. Бирегә шулай ук район Советы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутаты, Президент аппараты һәм Министрлар Кабинеты җитәкчелеге җаваплы хезмәткәрләре, ТР буенча федераль казначылык идарәсе җитәкчесе,...

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "КамАЗ-"КамАЗ" лизинг компаниясе" ААҖнең сатуны үстерү һәм лизинг буенча директоры Әлфия Когогина катнашты. Бирегә шулай ук район Советы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутаты, Президент аппараты һәм Министрлар Кабинеты җитәкчелеге җаваплы хезмәткәрләре, ТР буенча федераль казначылык идарәсе җитәкчесе, район прокуроры, район суды рәисе, оешма-предприятие җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре чакырылган иде.
Утырыш "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Фаил Камаев рәислегендә узды.
2015 елда районда нинди эшләр эшләнгәнлеге, 2016 елга нинди бурычлар билгеләнгәнлеге район башлыгының төп чыгышында чагылыш тапты.
Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев үз төбәкләрендә яшәп килгән проблемаларны да әйтеп, ирешкән уңышлары турында чыгыш ясадылар.
Район прокуроры Рамил Аскаров исә коррупцион характердагы хокук бозуларга тукталды, миграциягә кагылышлы мәсьәләләрне дә телгә алды.
Соңыннан Васил Шәйхразыев сүз алды.
Утырыш ахырында Васил Шәйхразыев һәм Фаил Камаев хөкүмәтнең югары бүләкләренә, район бүләкләренә лаек булучыларны тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев