Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ АВЫЛЫНДА ЮЛ ФАҖИГАСЕ: Машина йөртүче кеше кадәр кешене бәреп китүен сизмәгән?

"Башта туктарга теләгән сыман иде, аннан тагын тизлеген арттырып чапты..." - ди алар.

Кичә, ягъни 16 ноябрь көнне, кичке 17:00 сәгатьләр тирәсендә Аскы Актанышның Үзәк урамында бер райондашыбыз, юл аркылы кибеткә таба ашыгып барган өлкән яшьтәге апаны бәреп, юл читенә очырганын сизми дә калып, (әллә сизәргә теләми) җилдерүен дәвам иткән. Ярый әле шул тирәдә чуалган шаһитлар, сәер тавышка сискәнеп, тиз арада тәртипсезне Әҗәкүл авылы тирәсендә куып тотканнар.


"Башта туктарга теләгән сыман иде, аннан тагын тизлеген арттырып чапты..." - ди алар. Зыян салучының да, зыян күрүченең дә әлегә исемен күрсәтмибез. Әлеге очрак буенча тикшерү бара. 


Чак кына үлемнән калган апа бүгенге көндә Чаллы шәһәренең 5нче хәстаханәсендә ята. Табиблар сүзләренә караганда, күпсанлы гимотомалардан тыш, аның эчке әгъзаларына да шактый зыян килгән.

Инде апа терелер, аякка басар дигән ышанычта калабыз. Юлларда сак булыгыз! Исән-имин йөрегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев