Актаныш

Актаныш районы мөселманнары да Изге Болгар җыенында катнашты

Изге Болгар җыены Россиядән һәм чит илләрдән меңләгән мөселманны туплады.

20 июль көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республикабыз районнары мөхтәсибләре һәм йөзләгән мөселман кардәшләребез белән бергә Изге Болгар җыенында катнашты.
 Бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул иткән көнгә багышланган җыен быел 29 нчы мәртәбә үткәрелде. 

Дин әһелләре Болгар ислам академиясенең гыйбадәт залында эшлекле очрашуда катнаштылар. 

Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы оештырды.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: