Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре бүген акция үткәрде

Үзләре дә, балалары да иминлек кагыйдәләрен саклаган юлчыларга “Шапито пегас” циркына билетлар бүләк иттеләр.

Балаларны иминлек каешларын каптырып яки махсус утыргычларда йөртүчеләрне хуплау йөзеннән, Актаныш район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре бүген - 4 май көнне кызыктыргыч-кызыклы акция үткәрде.

 

 Иртән машиналарда мәктәп-балалар бакчаларына ашыгучы әти-әниләрне Ленин урамы буенча 1нче мәктәп, “Россельхозбанк” һәм салым инспекциясе каршында юл инспекторлары туктатты. Үзләре дә, балалары да иминлек кагыйдәләрен саклаган юлчыларга “Шапито пегас” циркына билетлар бүләк иттеләр. Цирк Актанышта 12-13 май көннәрендә чыгыш ясаячак. Циркның иң зур мактанычы – Сандра кушаматлы бенгаль тигры һәм Тимер Алекс.

 

- Цирк администраторлары 10 көн чамасы элек килеп, безгә шундый акция оештырырга теләүләрен әйтеп, мөрәҗәгать иткәннәр иде. Балалар иминлеген кайгыртып, юл кагыйдәләрен үтәп йөрүче әти-әниләрне хуплап уздырылучы мондый чараларны бик сөенеп үткәрәбез. Бик яхшы кызыксындыру чарасы бу, - ди юл инспекторы Искәндәр Миргалимов. - Ә иң сөендергәне – бүген бер генә тәртип бозган машина йөртүче белән дә очрашырга туры килмәде. Әти-әниләр, әби-бабайлар барысы да нәниләрен махсус креслога утырткан, иминлек каешын үзе дә эләктергән, баланыкын да каптырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев