Актаныш районында әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә
Меңнәр авылында әфганчы егет Мирсәетов Мөдәрис Миргаяз улы истәлегенә хәтер тактасы куелды.
12 май көнне әлеге күркәм чара Меңнәр авылында дәвам итте. Биредә Әфганстан җирендә вафат булган Мөдәрис Миргаяз улының туган нигезе диварына истәлек язуы эленде.
Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район әфганчылары оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин, якташ әфганчылар, мәктәп укучылары авыл халкы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев