Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА ТАГЫН ЯНГЫН: Бу юлы да зыян күргән объект иминиятләштерелмәгән булган (+ФОТОЛАР)

Янгында тән җәрәхәте күрүчеләр, вафат булучылар юк.

28 ноябрь кичендә, 22сәгать 42 минутта,  районның янгынга каршы хезмәтенә Глонасс-112  системасы аша Уразай авылының Үзәк урамында урнашкан шәхси секторда мунча яну хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. 

Иң беренче булып янгынга  ДПО “Нур”дан су тутырылган трактор җибәрелә. Килеп чыккан гадәттән тыш хәл урынына районның электр, газ оешмалары, хастәханә һәм эчке эшләр хезмәткәрләре дә җибәрелә. 

Янгын хакында "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ  Шәрифҗановка, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арслановка хәбәр ителә. Алар да ашыгыч рәвештә  янгын урынына килеп җитә. 

Янгында 1970 елда төзелгән бер катлы бүрәнә мунча  янып бетә. 12 кв.метрлы әлеге бина утын белән ягылган, электр кергән, әмма ул иминиятләштерелмәгән. Хуҗасы – 1961 елгы Р.А. 

Янгын сүндерү эшләренә тиз тотыну нәтиҗәсендә, мунча янында урнашкан сарай зыян күрми. Шулай ук янгын урынына  техника керү юлының ачык булуы да, 30 метр ераклыкта урнашкан буада авыл халкының бәке ясап куюы да  мотопомпога су алу өчен уңайлыклар тудырган. Янгында тән җәрәхәте  күрүчеләр, вафат булучылар юк. 

Беренчел фаразлар буенча, гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәбе - төзек булмаган мунча миче.  

 

Хәбәр районның янгынга каршы хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев