Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА ТАГЫН ЯНГЫН: Бу юлы Пучы авыл җирлеге каза күрде (+УРЫННАН ФОТОЛАР)

Гаиләгә килгән зыян күләме якынча 100 000 суны тәшкил итә. Ни кызганыч, ул иминиятләштерелмәгән булган.

18еннән 19 октябрьгә каршы  төндә (02:44  сәгатьтә), ТР Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлегенә Пучы авылындагы Шакиров урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. 

Янгын сүндерү төркеме, бүлек җитәкчесе Илназ Миңнахметов җитәкчелегендә, янгын урынына 02:49 минутта килеп җитә. Ул вакытта Шакиров урамында урнашкан бер шәхси хуҗалыкта мунчаны ут камап алган була. 24 кв.метр мәйданда таралган ут, шөкер, тирә-як корылмаларга, шул исәптән 14 метр ераклыкта урнашкан йортка да,  куркыныч тудырмый. 02: 54 минутта урынга “Нур Баян” хуҗалыгының янгын сүндерү техникасы да килә. 

Янгынны иң беренче булып 1976 елгы йорт хуҗасы Фәнүсә М. күреп ала, ул тиз арада янгын бүлегенә шалтырата. Аннан соң инде күршеләр көче белән янгынны сүндерергә тотына.  Янгыннан зыян күргән корылма – 2007 елда төзелгән бер катлы кирпеч мунча, ул утын белән ягылган. Гаиләгә килгән зыян күләме якынча 100 000 суны тәшкил итә. Ни кызганыч, ул иминиятләштерелмәгән булган. 

Беренчел фаразлар буенча, янгын төзек булмаган мичтән килеп чыккан. Тикшерү эшләре бара. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев