Райондашлар ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерләнә
Быел Татарстан Республикасы олуг бәйрәм- Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Дәүләтебездә хак динебез 922 елда рәсми төстә кабул ителгән, аңа кадәр дә ислам кануннарына өйрәтүче мәдрәсәләр, азан тавышын яңгыраткан мәчетләрнең эшләве мәгълүм. Актанышлылар да әлеге истәлекле бәйрәмдә актив катнашачак.
Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап 19-20 майда республикабыз башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” форумы узачак. Ике көнлек форумга районыбыздан да зур делегация чакырулы.
Тагы да сөенечлесе- форум кысаларында Актаныш муниципаль театры тарафыннан сәхнәләштерелгән "Итил суы ака торур" спектакле Россиянең төрле төбәкләреннән, җир шарының төрле кыйтгаларыннан җыелган мөселман кардәшләребез хозурына тәкъдим ителәчәк.
21 майда исә бәйрәм чаралары Казаннан Бөек Болгар җиренә күчә. Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин:
- Бу көнне райондашларыбыз өчен Болгарга бару мөмкинлеген тудырачакбыз, күренекле бәйрәмне үз күзләре белән күреп, әрвахлар рухына дога кылып кайтырга теләүчеләрне автобус белән алып бару оештырылачак,”- дип белдерде.
Гомумән, ислам дине районыбызда елдан-ел көчәя. Мөселманча яшәү рәвешен алып баручылар арасында яшьләребезне күрү сөнечле фал. Рамазан аенда районыбызга Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллинның һәм танылган вәгазьче, күренекле остаз Рамил хәзрәт Юнысның килүе, халык белән, балалар белән очрашуы, тәрбияви үгет-нәсыйхәт бирүе аеруча истәлекле булды.
Руслан хәзрәт Мортазин, хак динебезгә яшьләрнең ныклап тартылуы безгә тагы да киңрәк эшчәнлек алып барырга этәргеч, ди. Имам-мөхтәсиб быелгы җәйдә район җитәкчелеге ярдәме белән "Җәмигъ" мәчете территориясендә мәдрәсә һәм дини мәҗлесләр уздыру өчен бина салдыру ниятен тормышка ашырырга теләвен әйтте.
Бүген "Җәмигъ" мәчете, аның территориясе әллә каян балкып, матурлыгы, чисталыгы, пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итә. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов иман йортында алып барылган уңышлы эшчәнлек Руслан Мортазинның зур хезмәте дип бәяләде.
- Сезнең ислам динен таратудагы ипле, акыллы эшчәнлегегезне Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге, шулай ук район халкы бик югары бәяли. Халык белән һәрчак матур мөгамәләдә булып, алга таба да райондашларга хезмәт итәргә язсын,- диде Энгель Нәвап улы Рамазан аеның соңгы кичендә “Җәмигъ” мәчетендә узган ифтар мәҗлесендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев