4 май 2022 яңалыклары
-
#АЛАРБЕЗГӘҖИҢҮАЛЫПКИЛДЕ: Бүген Актаныштагы тыл ветераннарын хөрмәтләделәр
Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин бүген тыл ветераннары белән очрашты.
-
Правадан мәхрүм иттеләр...
2012 елның 28 апрелендә Актанышта яшәүче А.А. Сундуковка карата РФ КоАП 12.8 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды. Бу хакта Актаныш Башкарма комитеты хәбәр итә.
-
"Полицейский Дядя Стёпа" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсының муниципаль этабында 25 укучының эше каралды
2022 елның 4 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге район Мәгариф идарәсе белән берлектә, эчке эшләр органнарында хезмәтнең абруен күтәрү һәм полиция эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан, 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар арасында "Полицейский Дядя Стёпа" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсының муниципаль этабын үткәрде.
-
Татарстанцы смогут досрочно заполнить заявления на новые детские выплаты
Заполнить заявление на ежемесячные выплаты на детей от 8 до 17 лет можно будет досрочно. Об этом сообщает Минтруд РФ.
-
Арпа ярмасы нидән файдалы?
Аны элегрәк солдатларга гына ашатканнар бит.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов: Сопка башында чылбырлап бәйләнгән 80-90 хатын-кызны күреп шаккаттык
Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул.
-
Актанышта "Георгий тасмасы" акциясе старт алды
Район башкарма комитетының Яшләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре Актаныш урамнарына, Ленин паркына чыгып узып баручыларга бүген Георгий тасмалары таратты. "Георгий тасмасы" акциясе Бөек Җиңү көненә кадәр, 5 көн дәвам итә.
-
Бу майның составы ана сөтенә охшаган...
Сез аны кулланасызмы?
-
Актаныш Бөек Җиңү көнен каршыларга әзер: 9 майга бәйрәм программасы
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 елллыгын каршыларга әзерләнә. 9 май көнне районыбызда да күптөрле бәйрәм чаралары уздырылачак.
-
Иске Сәфәрдә “Георгий тасмасы” акциясе үткән
Дәһшәтле елларны онытасы түгел... Иске Сәфәр мәдәният учагы һәрчак үзенең матур хәбәрләрен безнең редакциягә юллап тора. Күптән түгел генә урындагы мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов җитәкчелегендә бик күркәм чара булды.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина: Солдатларны поездан төшүгә үк яраларының катлаулылыгына карап аера идек
Җиңүнең 77 еллыгын каршы алу бәхетенә ирешкән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Хәзер Актаныш районында 7 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз ветеран Нурфика Абдуллина Күҗәкә авылында яши.
-
Юрист бакчачыларга штраф салу очраклары турында аңлатты
Бакчачыларны үз кишәрлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән, участокны тиешле максатта файдаланмаган, хәтта шәхси территорияне чүп-чар белән тутырган өчен дә штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
-
Мәгариф өлкәсендә җитәкче кадрлар резервына кертү өчен кандидатлар сайлау игълан ителә
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы идарәче кадрларны сайлап алу һәм резервка кертү өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Бу турыда министрлык сайтында язылган.
-
Гербицидларны бакчада дөрес куллана беләсезме?
Әйе, беләм дияргә ашыкмагыз! Чөнки бу тематикага багышланган "Бакчачы почмагы", "Болгар" радиосындагы Актаныш тапшыруларының көндезге чыгарылышында яңгырыйчак! Мөхәрриятебезнең якын дусты, студиябезнең даими кунагы, һәвәскәр бакчачы Дания ханым Сәетзадина үзенең файдалы киңәшләрен бирүен дәвам итә.
-
Райондашлар ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерләнә
Быел Татарстан Республикасы олуг бәйрәм- Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Дәүләтебездә хак динебез 922 елда рәсми төстә кабул ителгән, аңа кадәр дә ислам кануннарына өйрәтүче мәдрәсәләр, азан тавышын яңгыраткан мәчетләрнең эшләве мәгълүм. Актанышлылар да әлеге истәлекле бәйрәмдә актив катнашачак.