Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШЛЫЛАРГА БӘХЕТ ЕЛМАЕРМЫ?: “Подписка өчен телевизор!” бәйгесенә заявкалар алу төгәлләнде

Бәйгенең нигезләмәсе нигезендә бүләкләрне уйнату исемлегенә 106 кеше эләккән. Араларында безнең районнан да ике кеше бар. Аларга уңышлар телибез.

Газета-журналларга язылучылар арасында “ТАТМЕДИА” АҖ  тарафыннан ярты ел саен уздырылучы “Подписка өчен телевизор!” бәйгесенә заявкалар алу төгәлләнде. Белгәнебезчә, әлеге бәйгегә “ТАТМЕДИА” АҖнә караган өч яки аннан да күбрәк газета-журналга язылырга һәм язылу турындагы квитанцияне “ТАТМЕДИА” АҖнә юлларга кирәк иде. 

Бәйгенең нигезләмәсе нигезендә бүләкләрне уйнату исемлегенә 106 кеше эләккән. Араларында  безнең районнан да ике кеше бар. Аларга уңышлар телибез. 

Бүләкләрне уйнату 24 августка планлаштырыла. Хөрмәтле абунәчеләребез! Сез үзебезнең “Актаныш таңнары” газетасына язылып та, шушы бәйгедә катнаша аласыз. Әгәр агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен “Актаныш таңнары” газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз, почта бүлекчәләренә ашыгыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев