Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның “Җәмигъ» мәчете 100гә якын балага ял бүләк итте

Июль аенда Актаныш авылының “Җәмигъ“,“Бүләк“, “Мәүлид”, Гәмбәрия мәчетләре каршында, шулай ук районыбызның башка авылларында да дини лагерьлар оештырылды.

Рухи сәламәтләндерү үзәкләрендә  балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтелде. Шулай ук мәчетяны лагерына йөрүче балалар спорт белән дә шөгыльләнделәр, кызлар кул эшләре серләренә дә төшенделәр. Балалар өчен күңел ачу чаралары да әзерләнгән иде. 

09 -  19 июль көннәрендә район үзәгендә урнашкан Җәмигъ мәчетендә дә ир һәм кыз балалар өчен рухи сәламәтләндерү үзәге эшләде. Утызлап ир бала, алтмышлап кыз бала биредә ислам дине сабакларына төшенде. 19 июль – лагерьнең соңгы көнендә -  балалар өчен бәйрәм оештырылды. Аларга төрле уен чаралары оештырган иде мөгаллимә апалары. Балалар аларда теләп катнашып, истәлек бүләкләренә ия булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев