Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның полиция хезмәткәрләре кышкы кием формасына күчте (+ФОТОЛАР)

Строй каравы нәтиҗәләре буенча шәхси составның кышын хезмәт итәргә әзер булуы билгеләп үтелде.

Бүген, 2018 елның 17 октябрендә, Рооссия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге каршында полиция хезмәткәрләренең строй каравы узды. Шул рәвешле шәхси состав рәсми төстә  кышкы кием формасына күчеп,  кышкы чордагы хезмәткә әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде.  

Полиция хезмәткәрләренең төп "ревизоры" ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары, подполковник  Фәһим Нуриев иде.  Фәһим Зәкәри улы бүлекчәдәге  җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләрен, тикшерүчеләрне, сорау алучыларны, патруль-пост һәм юл-патруль хезмәтләре хезмәткәрләрен, участок уполномоченныйларын, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларны  һәм эчке хезмәт хезмәткәрләрен “энә күзеннән” үткәрде.  Аларның кием-салымнары, жетон һәм күкрәк билгеләре, хезмәт таныклыклары, тышкы кыяфәтләре тикшерелде.  

Строй каравы  нәтиҗәләре буенча шәхси составның кышын хезмәт итәргә әзер булуы билгеләп үтелде.

 Ф.З. Нуриев бүгенге чарада сорау алу бүлеге хезмәткәрләрен  һөнәри бәйрәмнәре белән дә тәбрик итте.  Әлеге хезмәт вәкилләре 16 октябрь көнне сорау алу хезмәте бүлеге оешуның 26  еллыгын каршы алды.  

Строй каравында кече лейтенант Л. С. Әхмәдишинага “эчке хезмәт лейтенанты” дигән махсус исем бирелде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев