Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта исерек килеш руль артына утырган җитәкчеләрнең исемнәре хәзер прессада чыгачак

Кемнең кем булуына карап тормагыз! Исерек килеш руль артында эләгә икән, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итегез!

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов Актаныш районында исерек килеш машина йөртү сәбәпле, таныклыкларыннан (права) мәхрүм ителүчеләрнең кабат руль артына утыру очраклары күзәтелүен искәртә. 

-Кешене 30 000 сум штраф та куркытмый хәзер. Хәтта җитәкчеләр дә исерек килеш машина белән идарә иткән вакытта эләгештерә, - ди ул. 

Җитәкче затлар үзләре шундый үрнәк күрсәтә икән, нишләп әле башкалар аны кабатламасын ди?!

Реклама

Руль артындагы эчкечелекне бөтенләй юк итү максатыннан, бу юнәлештәге эшчәнлекне катгыйлатырга әмер бирде район җитәкчелеге.

- Кемнең кем булуына карап тормагыз!  Исерек килеш руль артында эләгә икән, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итегез! Мондый тәртип бозучыларның исемнәрен прессага да биреп барырга кирәк, - диде бу уңайдан Э.Н. Фәттахов. 

Кыскасы,  без кисәттек! Алай-болай эләксәгез, үзегезгә үпкәләгез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X