Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА – ТӘРТИП САКЧЫЛАРЫ БӘЙРӘМЕ: Полиция начальнигы тармак вәкилләренә дәрәҗәле исемнәр һәм “Рәхмәт хатлары” тапшырды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

8 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтте.


Полиция  көне уңаеннан “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында оештырылган бәйрәм тантанасында әлеге тармак хезмәткәрләрен Россия эчке министрлыгының Актаныш районы бүлеге  полиция начальнигы,  майор  Илнар Сафин тәбрик итте. 


Илнар Раушан улы,  Россия эчке эшләр министрлыгының 2018 елның 3 ноябереннән  дөнья күргән 1585 номерлы боерыгы нигезендә, полиция капитаны Илнар Дәүләтовка - полиция майоры, полиция капитаны Рамил Хәкимуллинга – полиция майоры, кече лейтенант Динар Мирзаяновка полиция  лейтенанты  званиесен тапшырды. 


Полиция начальнигы шулай ук эчке эшләр капитаны   Ленар Заһретдиновка, юстиция лейтенанты Айдар Фәрдиевка, полиция капитаны Азат Саматовка, полиция капитаны Гадел Моразуллинга, полиция өлкән лейтенанты Нурия Сәлаховага, полиция капитаны Рамил Хәкимуллинга эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдиновның “Рәхмәт хаты”н тапшырды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев