Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА ЮЛ ФАҖИГАСЕ: Чөгендер төягән йөк машинасы фаҗигагә тарыган (+ФОТОЛАР)

Шикәр чөгендере төягән «МАЗ» йөк машинасы шоферы Р.М. Мостафин идарәне югалта, н әтиҗәдә автомобиль юл читенә чыгып оча.

18 октябрь кичендә (18.36 минутта) ТР Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлегенә Актаныш - Пучы юлында булган  транспорт һәлакәте хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. Аерым кизү бүлеге җитәкчесе Илназ Миңнәхмәтов җитәкчелегендәге оператив төркем кичекмәстән хәбәр ителгән урынга юл ала. 

Актаныш-Пучы автоюлының Зөбәер авылы тирәсендә урнашкан 40нчы километрында теркәлгән һәлакәтнең куркынычлык дәрәҗәсен, масштабын бәяләгән төркем авария урынында коткару һәм тикшерү эшләре алып бара. 

Ситуация  хакында: Шикәр чөгендере төягән «МАЗ» йөк машинасы белән идарә иткән 1962 елгы Илеш районы гражданины  Р.М. Мостафин идарәне югалта, нәтиҗәдә автомобиль юл читенә чыгып оча һәм ян ягына ава. 

Коткару хезмәте килгәндә, шофер үз аңында була, аның гомеренә үлем куркынычы янамавы ачыклана. Һәлакәт урынында янгын яисә шартлау куркынычы күзәтелми. 

Илназ Миңнәхмәтов командасы буенча, каза күрүче автомашина эченнән алына, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кулына тапшырыла, автомобиль АКБдан аерыла. Медиклар Мостафинның баш һәм күкрәк читлеге бәрелүен, сул аягының сынуын хәбәр итә. Әлеге һәлакәттә зыян күрүче Яр Чаллы шәһәренә, хастәханәгә озатыла. 

Бәхетсезлек очрагын бетерүдә Әнәк авылындагы аерым кизү бүлегенең 1 берәмлек техникасы һәм 4 хезмәткәре, 2 ЮХИДИ вәкиле, 3 ашыгыч ярдәм хезмәткәреннән торган бригада катнаша. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев