Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныштагы газ торбаларын "санаган" автоледи тагын килеп капкан

Меңнәр авылы тарихы әле онытылырга да өлгермәде, ә кызкаебыз, кесәсендә машина йөртү таныклыгы юклыгын белә торып, янә эчкән хәлдә руль артына утырган һәм тагын ЮХИДИ вәкилләренә тарыган.

Хәтерегездә булса, 30 июнь иртәсендә исерек хәлдә машина белән идарә иткән кыз бала Меңнәр авылындагы  газ торбаларына зыян китергән иде. 

Ул вакытта күпләр аңа карата күрелгән чаралар белән кызыксынды. 

3 айдан соң без кабат әлеге хәлләргә әйләнеп кайтып, шуны әйтә алабыз: кунак кызына суд үз карарын чыгарган. Аның нигезендә, автоледига 30 мең сум күләмендә штраф салынган һәм ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. 

Аның шулай булачагы билгеле иде дияр күпләрегез. Әмма... Башка берәү булса, мөгаен, кылган гамәлләрен анализлап, автомобильдә пассажир буларак кына йөрер иде. Тик бу очракта түгел шул. Кызганычка каршы, килеп чыгарга мөмкин булган аяныч фаҗига кыз балага сабак бирә алмаган булып чыкты. 

Меңнәр авылы тарихы әле онытылырга да өлгермәде, ә кызкаебыз, кесәсендә машина йөртү таныклыгы юклыгын белә торып, 10 сентябрьдә янә эчкән хәлдә руль артына утырган һәм бу юлы Мамадыш районында ЮХИДИ вәкилләренә тарыган. Нәтиҗәдә, аңа кабат  закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. 

Сүз уңаеннан, ваемсыз зат районның газ оешмасына китергән зыянын да каплап мәшәкатьләнмәгән булса кирәк. Һәр хәлдә, оешмада зыянны каплау турында ишетелмәгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев