Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КАЯ БАРАБЫЗ БЕЗ: Актаныш районындагы газ баганаларын эчкән хәлдәге кыз бала “санаган”

Аның исәбендә - 4 багана, исерек килеш руль артына утырган өчен төзелгән беркетмә, газ оешмасына китергән зыян күләме, арест салынган автомобиль, штраф һәм әлегә чыгарылмаган суд карары.

30 июнь иртәсе Меңнәр авылы халкы өчен күңелсез башланып киткән. Кичтән солдат егетне армия сафларына озаталар авылда. Билгеле, озатучылар арасында яшьләр дә була. Яр Чаллы шәһәреннән шушы бәйрәмгә кайткан бер гүзәл затның, күрәсең, таңда тыныч кына кайтып, йоклыйсы килмәгән булгандыр. Ул исерек хәлдә руль артына утыра һәм беркемгә дә комаучаулык тудырмаган газ баганаларын саный башлый. Аның исәбендә - 4 багана, исерек килеш руль артына утырган өчен төзелгән беркетмә, газ оешмасына китергән зыян күләме, арест салынган автомобиль, штраф һәм әлегә чыгарылмаган суд карары. 

Шөкер, нәтиҗәдә кеше гомерләренә зыян килмәгән, халык газсыз калмаган дип куясы кала. Тик торган баганага берәү дә килеп бәрелми дисәк тә, ни кызганыч, андыйлар табылып тора – әлеге очрак моңа ачык мисал. Тик менә бу юлы мондый “геройлык” кылган кешенең кыз бала булуы аеруча борчу тудыра. Кая барабыз без?

 

фото  Актаныш район ЮХИДИ бүлегеннән алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев