Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Аларның балачагын сугыш урлаган (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш районында 26 Бөек Ватан сугышы ветераны, 624 тыл ветераны, 121 сугыш ветеранының тол хатыны һәм 2444 сугыш чоры баласы гомер кичерә

Кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 73нче язын каршы алган бу көннәрдә хатер-хатирәләр дә яңара. Бу мизгелләрдә сугыш чоры балаларының күңелләре аеруча нечкәрә, йөрәк сугыш урлаган балачакны  эзли башлый кебек. 


Хәер, ул елларда бала булган буын  бүген инде үзе оныклар сөя. Күңелләрендәге сугыш салган яралары гына шул ук аларның, төзәлә торган яра түгел...


Ел саен Актаныш районы җитәкчелеге әлеге категория  гражданнарны мәдәният сараена – махсус алар өчен әзерләнгән  концертка дәшә. Быел да апа – абыйлар әлеге дулкынландыргыч чарага җыйналды. 


Бүген дә бирегә килгән һәркемне чәй, камыр ризыгы һәм, иң мөһиме, якты йөз белән каршы алдылар. 


Чарага килгән ветераннарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте.

Ветераннар, сугыш чоры балалары өчен концерт программасы бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Ул янә балачакларын сугыш урлаган райондашларыбызның балачак хатирәләрен яңартты.

Сүз уңаеннан, бүген Актаныш районында 26 Бөек Ватан сугышы ветераны, 624 тыл ветераны, 121 сугыш ветеранының тол хатыны һәм 2444 сугыш чоры баласы гомер кичерә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев