Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Хезмәттәшебезгә тормыш ике “5”ле куйган мәл

Гомернең иң матур чоры бушка үтмәгән дигән сүз бу!

“Кай арада үтелгән соң бу гомер юлы? Кай арада тормыш ике бишле куйган тукталышка килеп җителгән?” – тынгы белмәс хезмәттәшебез Гөлфинә Рафаэль кызы Мәгъдәнурованың гомер бәйрәмен каршылаганда еш кабатлаган сораулары бу. Хәер, тормышның мөһим бер этабын үткәч, нәтиҗә ясау максатыннан да биреләдер ул үз-үзеңә мондый сораулар.


 Әҗәкүл авылында яшәүче Тәзкирә һәм Рафаэль  Хәбетдиновлар гаиләсенең 3 октябрь иртәсен нурга төреп,  җиһанга  аваз салган Гөлфинә быел 55 нче көзен каршылый. Ә күңеле һаман җәйдә  аның. Биш елдан артык “Мәрьям” кибетендә эшләүче хезмәттәшебезгә һич кенә дә 55не биреп булмый – зифа буй-сынына, ягымлы карашына, яшьлек чибәрлеген җуймаган йөз-кыяфәтенә сокланмый мөмкин түгел.  Тормыш китабы битләрендә йөрәк  яраларыннан җөйләр сакланса да, бүген елмаеп, туган һәр көн өчен Хак Тәгаләгә рәхмәт әйтеп яши белә ул безнең Гөлфинәбез. 


Гаиләдә бердәнбер бала булып үскән Гөлфинә 1981 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлый һәм, 
күпләрне гаҗәпкә калдырып, Нефтебазада урнашкан ягулык салу станциясенә эшкә урнаша. Бу тормыш сукмагындагы үз-үзенә ышанып ясалган  тәүге адымы була аның. Адымының ныклы булганын шушы оешмада эшләгән  21 ел гомере исбат та итә. 


1985 елда  үзенең тормыш сукмагын Актаныш егете Шәүкәт белән бәйли ул. Бергәләп сүткән 10 еллык гомер йомгагы үз эченә әни булу шатлыгын да, хатын-кыз бәхетен татуны да, парлы булу рәхәтен дә сыйдырган. Тик иңне-иңгә куеп үтәсе парлы юл  10 елдан соң кабат ялгыз сукмакка әверелә – тормыш иптәше Шәүкәт якты дөньядан бик иртә китеп бара. Шул рәвешле 32 яшьлек Гөлфинәгә гомер корабының штурвалын үз кулына алырга әмер бирә язмыш дигәннәре.


 2002 елдан  “Илһам” кибетенә сатучы булып эшкә урнаша ул. Хатын-кыз дип тормый, 10 ел дәвамында автомобильләргә запас частьләр сата. Итәгендә яшәү куанычы, иртәгәге көнгә стимул биреп торучы кызы Ләйсән үсә. Мәхәббәт  дигән асылкош та  янә куна Гөлфинәнең иңнәренә. 1997 елда язмыш аның сукмагына Нәсимне чыгара. “Бу юлы инде соңгы сулышка кадәр бергә булырга язсын”, – дигән теләк теләп, кулын ирнең җылы учына сала ул. 


Шөкер, бүген хезмәттәшебез бәхетле, мул, иң мөһиме, парлы гомер кичерә. Кызы Ләйсәне дә насыйп ярын – Алмазны очратып, алар үз куышларын булдырды.  Алдына утыртып сөяргә  балдан татлы оныгы да бар Гөлфинәнең. Гомернең иң матур чоры бушка үтмәгән дигән сүз бу!  


Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлфинә Рафаэль кызы! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең – күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Туар таңнарың һәрвакыт алсу, күңел күгең аяз, сәламәтлегең нык, бәхетең гомерле булсын. Еллар сиңа бары тик шатлык-куанычлар гына  өстәсен.  Газизләреңнең кадер-хөрмәтен тоеп, аларның яратуыннан канатланып яшә. 


55не каршы аласың син,
Башың тотып горур, югары.
Зая узмаган бит гомер юлың,
Булса да ул авыр, бормалы. 


Сынаган да сине язмышкаең, 
Кирәк чакта куйган иңсә дә, 
Сынмый калганыңа сөенәбез,
Язмыш җиле ничек исә дә. 


Алда булган гомерең сөенечтә,
Гел бәхеттә үтсен, хезмәттәш! 
Яратабыз сине якын күреп,
Син һәрвакыт безгә ныклы терәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев