АШАГАНДА КАРАП АША: : Тимерчыбык чыга күрмәсен!
Коръән ашына дип, пекарнядан кош теле алган идем. Өйгә кайткач, савытны әйләндереп карасам, эчтә чебен йөри. Көзнең соңгы ае югыйсә, күрәсең, чебен җәйдән үк кереп калган.
Казанда бер пенсионерның, кибеттән сатып алынган катыкны эчкәндә, тамагына тимерчыбык кисәге кадалган. Инсульттан соң авызы бик тоймый икән, шуңа да ул ят нәрсә барлыгын абайламый калган, дип яза "Шәһри Казан" электрон газетасы.
Катыкны эчеп бетергәч, тыны кысыла башлаган. Ул тимер чыбык кисәген косып чыгарган. Әлеге сөт продуктын җитештергән завод, гаебен танымаса да, хатынга килгән матди зыянны капларга ризалашкан.
Фәридә Төхфәтуллина,” Яңа гасыр” каналында алып баручы:
– Берсендә ипидән таш кисәге чыккан иде. Кискәндә күреп алдым. Әгәр дә ят предмет аркасында сәламәтлеккә зыян килгән икән, һичшиксез хокукларыңны якларга кирәк. Еш кына мәшәкать, дип күз йомып калабыз шул.
Алинә Сафиуллина, җырчы:
– Ризыктан ят предметлар чыкканы юк. Ләкин сыйфатсыз товар белән еш очрашырга туры килә. Әле кызлар фотога төшереп җибәргәннәр иде. Бер товарның җитештерү вакыты иртәгә генә, ә ул инде сатуда. Минзәлә якларына баргач, эче күгәргән конфетлар күрергә туры килде. Күпләр хокукларын яклап йөрми. Үз хокукларыңны белү комачау итми. Берсендә кибеттә улыма башлык алдым, киштәдә бер бәя күрсәтелгән, ә кассада башка сумма әйтәләр. Закон нигезендә хокукларымны аңлаткач, мин хаклы булып чыктым. Гомумән, үзебез җитештергән товарларга өстенлек бирәм. Колбаса сатып алганым юк, эченнән нәрсә чыгасын кем белгән? Үзебез ясаган казылык кына ашыйбыз.
Айгөл Фатыйхова, Яшел Үзән, газета укучыбыз:
- Коръән ашына дип, пекарнядан кош теле алган идем. Өйгә кайткач, савытны әйләндереп карасам, эчтә чебен йөри. Көзнең соңгы ае югыйсә, күрәсең, чебен җәйдән үк кереп калган. Кызганыч булса да, кош телен ашарга җирәндем. Пекарняга барып хокукларымны яклап та йөрмәдем. Вакыт юк иде.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН:
– Әгәр дә ризыкта чит предметка тап буласыз икән, бернәрсәне дә ташламагыз. Чекны, товарның кабын, ят предметны фотога төшерсәгез дә була. Әгәр дә ят предмет аркасында зыян килгән икән, медицина хезмәткәрләреннән белешмә дә алырга кирәк.Табиб биргән рецептларны, чекларны шулай ук саклагыз. Мөмкин кадәр тизрәк кулланучылар хокуклары бүлегенә яки Роспотребнадзор идарәсенә гариза языгыз. Шулай ук товарны саткан кибетче, җитештерүчегә дә шикаять юлларга була. Гаризага чек күчерелмәләрен, товардан алынган ят предмет сурәте кебек раслаучы документларны да беркетергә онытмагыз.
чыганак һәм фото: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ashaganda-karap-asha-timerchybyk-chyga-krmsen
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев