Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ата-бабам мирасы - безнең заман чанасы (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

2017 ел - парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак, экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, Актаныш районында "Кече Ватан елы", дип игълан ителде. Ә март ае гүзәллек ае, дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, 2 март көнне үзәк китапханә каршында оештырылган "Туган тел", "Өмет" , Илһамият", "Учак" клублары киңәйтелгән ачык дәрес...

2017 ел - парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак, экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, Актаныш районында "Кече Ватан елы", дип игълан ителде. Ә март ае гүзәллек ае, дип игълан ителгән иде.
Шул уңайдан, 2 март көнне үзәк китапханә каршында оештырылган "Туган тел", "Өмет" , Илһамият", "Учак" клублары киңәйтелгән ачык дәрес итеп "Чана " бәйрәме уздырды.
Конкурс-бәйрәмдә барлыгы 80 кеше катнашты. 110 төрле эш каралды. Галимова Римма (Актаныш), Әхтәмова Айгөл (Актаныш) чаналар тарихы турында матур эчтәлекле презентацияләр эшләгәннәр иде.
Викторинада 17 кеше катнашып, сорауларга дөрес җаваплар бирергә тырышканнар. Бигрәк тә Мусина Ания (Актаныш), Шәйхелова Әминә (Актаныш), Әгъләмова Розалия (Яңа Әлем), Альбина Хәбибуллинаның (Актанышбаш) җаваплары тулы, дөрес иде.
Чана турында эчтәлекле шигырьләр чыгару номинациясендә 22 кеше иҗатын эшкә җигеп, 36 шигырь чыгарды. Бигрәк тә Актаныштан Зөһрә Митрофанова, Рәсимә Зарипова, Кадрия Әдһәмова, Хәния Вәҗиева, Хәмдия Әхмәтҗанова, Альбина Ибраһимова, Пучыдан Камалова Розалия, Пучыдан Имамова Оксананың шигырьләре эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия иде.
"Чана" сүзе кергән әсәрләрдән иң күп өзекләр табуда 20 кеше катнашты. Шулардан Әминә Шәйхелова (Актаныш), Луиза Мөхәмәтова (Тыңламас), Салиховлар гаиләсенең (Түке) 30дан артык әсәр укыганлыгы билгеле булды. Бәйге-бәйрәмгә 60тан артык ясалган чаналар китерелде. Бу номинациядә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр катнаштылар.
Зур чаналар арасында:
1. Иң матур чана
- Такталачык авылыннан Нуриевлар гаиләсе
- Иске Җияш авылыннан Әхмәтовлар гаиләсе
- Актаныштан Шәрипҗановлар гаиләсе
2. Иң бизәкле чана
- Киров авылыннан Камаловлар гаиләсе
- Пучы балалар бакчасыннан тәрбияче Заманова Ләйсән Газизҗан кызы
- Пучы балалар бакчасыннан тәрбияче Имамова Оксана Владимир кызы
3. Иң уңайлы чана
- Пучы балалар бакчасыннан Галина Лилия Камил кызы
- "Каенкай" балалар бакчасыннан (Актаныш) Фәрраховлар гаиләсе
4. Иң оригиналь чана
- Богады авылыннан Тимеровлар гаиләсе
- 4 нче балалар бакчасыннан Габдрахманова Эльмира Рәшит кызы
5. Иң җыйнак чана
Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан Салихова Ландыш Мөхәррәм кызы
6. Замана чанасы
- Актаныш авылыннан Шәрифуллиннар гаиләсе
- Актаныш авылыннан Фәрхетдиновлар гаиләсе
- Тыңламас авылыннан Шәкүровлар гаиләсе
7. Тарихи чаналар
- Әгъбәс авылыннан Насыйровлар гаиләсе
- Тыңламас авылыннан Хәлиуллиннар гаиләсе
8. Иң нәфис чана
Иске Теләкәй мәктәбеннән Хәйдәровлар гаиләсе
9. Иң зәвыклы чана
Ярмиевләр гаиләсе
Иң зур чаналар буенча:
- Актанышташ Шәймурзиннар гаиләсе
- Кәзкәйдән Нурлыев Ринат Гаян улы
- Актаныштан Сәгыйдуллиннар гаиләсе
- "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы 2 зур чана белән катнашты.
Барлык төр номинацияләрдә актив катнашкан һәркем рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
- 2 нче балалар бакчасы коллективы
- Пучы балалар бакчасы коллективы
- 7 нче балалар бакчасы коллективы
- 5 нче балалар бакчасы коллективы
- "Умырзая" мәктәп-бакча коллективы
- Кәзкәй авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев