Минзәләдә узган зона этабында актанышлылар Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектаклен тәкъдим итте.
Минзәлә шәһәрендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсының икенче зональ этабы узды.

Бу көнне сәхнәдә спектакльләр генә күрсәтелмәде. Конкурс үзешчән театр коллективлары өчен тәҗрибә уртаклашу, һөнәри фикер алышу мәйданына да әверелде. Һәр спектакльдән соң жюри әгъзалары белән җентекле сөйләшүләр узды. Сәхнәдәге образлар, актерларның уены, режиссерлык чишелешләре, музыкаль бизәлеш һәм спектакльнең гомуми ритмы хакында фикерләр әйтелде. Жюриның киңәшләре һәм ачыктан-ачык әйтелгән кисәтүләре театр коллективлары өчен дипломнардан да кыйммәтлерәк тәҗрибә булып тора.
Зона этабында Актаныш районының Пучы халык театры да чыгыш ясады. Коллектив Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» әсәрен сәхнәләштерде.
Әлеге спектакль моңа кадәр Актанышта Мохтар Мутин исемендәге драма театрлары конкурсында күрсәтелеп, Пучы халык театрына Гран-при алып килгән иде. Минзәләдә исә коллектив аны төбәкара конкурста жюри игътибарына тәкъдим итте.
«Яшь йөрәкләр» — җиңел, музыкаль характердагы спектакль. Кую барышында ансамбльнең бердәмлеге һәм сәхнәдәге хәрәкәтнең ритмы аеруча игътибарга лаек. Жюри әгъзалары да коллективның музыканы һәм спектакльнең гомуми темпын тоюына басым ясады.
Пучы халык театрының чыгышы нәтиҗәсендә коллектив «Идел-йорт» конкурсының финалына юллама алды.
Казан сәхнәсендә узачак финал — актанышлылар өчен үз осталыкларын тагын бер кат күрсәтү, башка төбәкләрнең театр коллективлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм Пучы халык театрының иҗади мөмкинлекләрен тәкъдим итү өчен чираттагы мөһим этап булачак.
Нет комментариев