Актаныш

Балагыз кемгә охшап туачак?

Сабыйга әтидән яисә әнидән генә күчә торган сыйфатлар бар.

                                    Әтидән яисә әнидән генә күчә торган сыйфатлар бар.

                                    “Син әтиең кебек үк башсыз!” — дип ярсый улларының нәкъ менә әниләреннән интеллект алуын уйлап та карамаган ана. Чынлыкта исә, балага әтидән яисә әнидән генә күчә торган сыйфатлар, билгеләр бар.

                                    Мәсәлән, гаиләдә кызмы, малаймы туарга тиешлеге әти кешегә бәйле. Тешләрнең формасы әтидән дә, әнидән дә бирелергә мөмкин, әмма әти кешенең геннары бу очракта өстенлек итә. Әйтик, әтисенең тешләре кәкре яки, чирле икән, димәк, баланың тешләре дә шундый ук булачак.

                                    Уллары һәрвакыт диярлек әтиләреннән төрле йөрәк авыруларын ала. Барыннан да бигрәк булачак баланың буена нәкъ менә әтиләре йогынты ясый. Хәер, әни дә генетикага үз төзәтмәләрен кертә ала. Тик мотлак шулай була дигән сүз түгел: кешенең үсеше 50-60 процент очракта генетика белән билгеләнә, ә калганы – туклану, яшәү рәвеше. Кайчагында кыска буйлы әти-әниләрнең баласы 2 метрга җитә.

                                    Күзләрнең төсе әтидән дә, әнидән дә күчәргә мөмкин, тик әгәр дә әтисенең күзләре кара икән, аның улы яки кызы да кара күзле булачак. Әгәр малайның әтисе пеләшләнә икән, аның улын да вакыт узу белән шул ук хәл көтә. Тиз чәч агару да шулай ук күзәтелә. Шунысы да бар: ир белән хатынның чәчләре кара булып, җирән чәчле бала туса, хатын-кызны хыянәттә гаепләргә кирәкми. Мондый билге берничә буыннан соң да килеп чыгарга мөмкин.
Әтисендәге тырпайган колаклар, сипкелләр, кара-кучкыл тән тиресе төсе, биттәге һәм ияктәге чокырлары 99 процент очракта балага күчә.

                                    Уллары, гадәттә, әнисеннән акыл һәм укуга сәләтне ала. Әтиләр дә үзләренең интеллектуаль сәләтләре белән уртаклаша ала, тик кызлары белән генә һәм яртылаш кына. Ә менә әти белән ул арасында мондый элемтә юк.
Туачак сабыйның сулагай булу-булмавы әнисенә бәйле. Әгәр ул сулагай булса, бала да сулагай булачак.
Варикоз, астма, дальтонизм, псориаз, аллергия, мигрень, онкология, 2 типтагы диабет, гемофилия кебек күп кенә авырулар балага әниләрдән күчә.

                                    Артык гәүдә авырлыгы да балаларга әниләреннән бирелә. Ләкин аны булдырмаска да була, моның өчен үз-үзеңне карап торырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм дөрес тукланырга кирәк.

                                    Сәнгатькә мәхәббәт тә әниләрдән күчә. Әгәр әни кеше нечкә күңелле, сәнгатьне ярата торган булса, бала да моңлы күңелле булачак, рәхәтләнеп музей һәм театрларга йөриячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: