Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалар язмышы белән уйнамагыз!

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Көннәр матур, кояш урамга дәшә, буш вакытлары күбәйгән балалар урамга ашыга. Ярый ла хәвефсез урында гына йөрсәләр... Хәер, аяк асты тайгак, кая бассаң, шунда тая, ничек хәвефсез булсын ди. Җәяүлеләр өчен дә, машиналар өчен дә куркыныч бозлавык. 2017 елның ике аенда республикада балалар катнашында 66 юл...

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Көннәр матур, кояш урамга дәшә, буш вакытлары күбәйгән балалар урамга ашыга. Ярый ла хәвефсез урында гына йөрсәләр... Хәер, аяк асты тайгак, кая бассаң, шунда тая, ничек хәвефсез булсын ди. Җәяүлеләр өчен дә, машиналар өчен дә куркыныч бозлавык.
2017 елның ике аенда республикада балалар катнашында 66 юл фаҗигасе булып, аларда ике баланың гомере өзелгән, 69 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Ә алар бит үз куркынычсызлыкларын безнең - зурларның кулына ышанып тапшыра.
15 марттан 28 мартка кадәр узучы "Язгы каникуллар" Бөтенроссия акциясе транспортта йөрүче балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан оештырыла. Аның кысаларында үтүче "Бала - төп пассажир" акциясе нигезендә ЮХИДИ һәм участок вәкилләре тарафыннан рейдлар үткәрелә, балаларны махсус утыргычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүче, җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар ачыклана. Шулай ук, юл йөрү кагыйдәләрен бозган балалар контрольгә алына, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан укучыларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелә.
Юл йөрү культурасы өйдән, гаиләдән башлана. Балалар өчен иң беренче укытучы булып ата-аналар тора. Кыз я улыгызны өйдән чыгарып җибәргәнче, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, өс киемендә яктылык кайтаручы элементлар барлыгын тикшерү; каникул вакытында шөгыльләнә торган түгәрәкләргә бару-кайту маршрутын ныклап аңлату; машинага утыртканда, махсус урындык, куркынычсызлык каешын куллануны мәҗбүри гадәткә кертү; автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне саклау - юл һәлакәтләрен булдырмый калуда иң беренче мөһим кагыйдәләр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Язгы каникулларны хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев