Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаларыбыз дин сабакларын өйрәнеп үсә!

Балаларда динебезгә, күркәм әхлакка, Коръән тәгълиматләрен өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү җәһәтеннән Актаныш районы үзәгендәге “Җәмигъ” мәчетендә намаз уку бәйгесе оештырылды. "Мин намаз укырга яратам" - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.

                                   Бәйге 3 төркем яшь аралыгында, ир һәм кыз балалар арасында аерым үткәрелде. Чара барышында Фарыз намазның, берсен укып күрсәтү, Аятел көрси яки Кунут, азан догасын башкару һәм 1-2 сыйныфта укучы һәм дә инде мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен 2 рәкәгатьле уку таләп ителде.

 

                                   Балалар арасында намаз уку, халыкны гыйбадәт кылырга өндәү максатыннан уздырыла торган бәйге барышында район мөхтәсибе, “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин, Киров җирлегеннән Хәмдия абыстай Хуҗина, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның укучысы Рәмилә Әмирханова белән аралашып алдык.

 

Руслан хәзрәт Мортазин:

 

Көтеп алынган бәйге. Без 2019 елны башлап җибәргән идек. Елдагыча зур оешканлып белән үткәрелеп килә. Балалар район үзәгеннән дә, авыллардан активлар. Иртәгә исә изге җомга көне, тәүге тәрәвих намазы укылачак. Берсе көнгә–яки 2 апрельдән сәхәр, ният итеп Уразага керәбез. Җиңеллек белән үтәп чыгарга язсын.

 

Әлеге бәйгедә барлыгы 11 малай һәм 17 кыз катнашкан.

 

Киров авылыннан Хәмдия апа Хуҗина, Флүс хәзрәтнең тормыш юлдашы:

 

Алмаз һәм Венера Сабитовларның 3 баласын алып килдек. Әниләре белән мәчеткә йөриләр, мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнәләр, динебез кануннарына төшенәләр. Омтылышлары олуг!

 

Рәмилә Әмирханова:

 

Кечкенәдән әбекәйдән өйрәнергә тырыштым, соңнан Дилбәр апа–остазым булды. Коръән–борчылу, дулкынлану хис-тойгыларын юк итә. Алда әле дин белемемне арттырасым, күбрәк бу тематикада китаплар, Пәйгамбәрләребез хакындагы тарих сәхифәләрен укыйсым килә. Вакыт булган очракларда җомга намазын калдырмыйм, дини дәресләргә йөрим.

                                   Татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен укуның, белем алуның, тәрбияви һәм рухи куәтле дәресләрнең нәтиҗәсе булды әлеге матур бәйге! Әһәмияте ягыннан–балаларга Аллаһ хакын таныту, яшәеш асылларының мөһимлеген аңлату иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Актаныш районы Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Дин Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Актаныш хәбәрләре Рамазан Намаз Намаз бәйгесе Ислам