Ислам тег белән яңалыклар
-
21 апрель 2022 - 09:18ДИНЕБЕЗ ИСЛАМ:Актанышка Камил хәзрәт Сәмигуллин килдеБарлык айларның солтаны булган Рамазан аен суга сусагандай көтеп алабыз. Рамазан аеның һәр көнен уразада, изге гамәлләр кылып үткәрергә омтылабыз, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә, теләкләребезнең кабуллыгына ирешүне өмет итәбез. Кичә иң тәүдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, соңнан районның үзәк «Җәмигъ” мәчетендә–Татарстан Диния назәрате җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән вәгазь кичәсе, тәравих намазы, җирлекнең җитәкчеләре белән ифтар узды.
-
20 апрель 2022 - 15:48ИСЛАМ:Сәнгатьтә - милләтем рухы балкый!Актанышның ЗАГС залында бүген Изге Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Ислам:әдәбият, мәдәният, йолалар, гореф-гадәтләр" исемле әдәби-мәдәни кичә узды. Ул - районыбызның үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылды. Әлеге чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышты, иң кызыклы мизгелләрен тарихка теркәде.
-
2 апрель 2022 - 10:00Сигез ел бергәБез, мөгаллимә Ләйсән Кадыйрова җитәкчелегендә дини белем алучылар, шәригатебездәге бәйрәмнәрне, кичәләрне бергә үткәрәбез.
-
2 апрель 2022 - 08:00Ураза башландыМәчет – ул Аллаһы Тәгаләнең йорты. Кем биш вакыт намазга йөри, кем өйләгә яки җомгага гына килсә дә, Раббыбызның кунагы санала. Аллаһ йортында булырга, җомга саен җәмәгать намазында катнашырга насыйп итсен.
-
31 март 2022 - 12:11Балаларыбыз дин сабакларын өйрәнеп үсә!Балаларда динебезгә, күркәм әхлакка, Коръән тәгълиматләрен өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү җәһәтеннән Актаныш районы үзәгендәге “Җәмигъ” мәчетендә намаз уку бәйгесе оештырылды. "Мин намаз укырга яратам" - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.