Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов: Сопка башында чылбырлап бәйләнгән 80-90 хатын-кызны күреп шаккаттык

Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул.

                 Җәүдәт Шәемов 1926 елның августында Яңа Богады авылында туа, җидееллык  мәктәпне сугыш башланган 1941 елда тәмамлый. Картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә калган хуҗалык эшләренең барлык авырлык-газапларын кичерә. 1942 нче елның башында Шәемовларның да әтиләрен сугышка озаталар.

Гаиләдә алты бала әниләре белән торып кала. Ә 1943 елда сугышка китү чираты Җәүдәткә дә килеп җитә. 7 ноябрьдә аны Ерак Көнчыгыш фронтына озаталар. 17 яшьлек егет 35 укчы дивизиянең 312 нче укчы полкында хәрби күнегүләр узгач, Уссури елгасын кичеп, II Ерак Көнчыгыш фронтында пулеметчы булып япон самурайларына каршы сугышка керә.

 

 - Маньчжуриядә чираттагы сопканы штурмлаганда дошман пулеметчылары өзлексез атты, аны кулга төшерү өчен 15 сәгать сугыш барды. Зур югалтулар аша сопканы алдык. Сопка башында чылбырлап бәйләнгән 80-90 хатын-кызны күреп шаккаттык. Кулларында автоматлар, пулеметлар. Берсе дә исән килеш бирелмәде. Сугышып һәлак булдылар. Безнекеләр аларның милләтен дә, кемлеген дә ачыклый алмады,- дип искә ала бу хакта ветеран. 

 

               

 Сугыш кырындагы бәрелешләрдә үлем белән еш очрашырга туры килә авыл егетенә. Бөек Җиңү көнен Харбинда каршылый. Сугышта батырлыклар күрсәткән өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

                  1951 нче елда армия хезмәтен тәмамлагач кына туган авылына кайта Җәүдәт бабай. Ярый әле өлгерә, сугыштан 44 нче елда каты яраланып, контузияләнеп кайткан әтисе нәкъ шул елны вафат була.  Җәүдәт абый хисапчылыкка укый, гомер буе хуҗалыкта эшли. 

             Хөрмәтле ветеран хатыны, тыл ветераны Әнисә апа Хафизова белән тату гомер итә. Әнисә апа Солтангол авылыныкы. Аның да яшьлеге сугыш чорына туры килгән. Ач-ялангач чакларда иза чигүләр әлегәчә онытылмый. Күпме генә эшләсәләр дә тамаклары туймый тылдагыларның. Икмәге дә, сөте- мае, ите- хуҗалыкта ни генә җитештерелмәсен, барысы да фронтка озатыла.

 

- Казанга кадәр җәяүләп мал кудык. Әткәебез сугышта һәлак булды. Әнкәй гомер буе әнкәйне көтте. Хәзерге мул тормышта яшәвебезгә сөенеп туя алмыйм,- ди Әнисә апа,- Шушы бәхетле тормышның кадерен белсен иде яшьләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев