Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер ел эчендә дүрт тапкыр әни булган

Мөмкин хәлме микән соң бу?

                                          Трейси исемле 45 яшьлек америкалы ханымның 13 ай эчендә 4 баласы дөньяга аваз салган.

                                          Хатын сүзләренчә, аның 10 яшьлек зур малае гаиләдә үзен ялгыз тойган һәм эне яисә сеңел хакында хыялланган. Шулай итеп, хатын суррогат әни хезмәтеннән файдаланырга дигән карарга килгән. Әмма суррогат ана арысында төзелгән килешүгә кул куйган көнне үзенең дә йөкле икәнен белгән. Суррогат ана аңа Пайпер һәм Пресли исемле игезәк малайлар тапкан, ә Трейси үзе кыз бала тудырган. Ул аңа Харлоу  дип исем кушкан.

                                          Шул ук елны Трейси тагы балага узган. Аның улы  җитлекмичә, йөклелекнең 29 атнасында туган. Шулай да сабый сәламәт булып туган. “Искитмәле хәл! Көтмәгәндә мин биш балалы әни булдым да куйдым”, – дигән Трейси кинәт ишәйгән гаиләсе турында.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Актаныш хәбәрләре Дөнья