Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗ СЕЗНЕҢ ФИКЕРНЕ БЕЛЕШТЕК: Үзәк хастаханә каршындагы парковканы нишләтерләр?

Халык үз фикерен белдерде. Хәзер инде нәтиҗәне көтәсе калды. 

Үзәк хастаханә алдында машина кую урыннары җитмәү проблемасы район җитәкчелеге дәрәҗәсенә үк күтәрелгән иде. Әлеге мәсьәләне хәл итү нисбәтеннән, без халыктан сораштыру да үткәрдек. 

Халык өчен актуаль булган сораштыруда 579 кеше катнашып, үз фикерен калдырган. Аларның 527се – ВК төркеменнән булса, 52се рәсми сайт аша тавыш биргән. 

Реклама


Сораштыруда катнашучылар даруханәгә кадәр парковка урынын арттырырга кирәк дигән вариантка иң күп тавыш биргән (36,16%). Әмма халык агачларны кисү бәрабәренә башкарылачак эшкә каршы килүен дә искәрткән. “Ә ни өчен агач кисәргә?! Мондый эшкә кайсыбызның кулы бара?” кебек эчтәлекле сүзләр язып калдырган андыйлар. Аларда да хаклык бар. 200дән артык тавыш бирүче хастаханә янындагы каенлык урынын ачып, әлеге катлаулы ситуациядән чыгып була дип исәпли. Сораштыруга битараф калмаучы 80нән  райондашыбыз исә хастаханә каршындагы агачларны кисү вариантын сайлаган. Ә менә 77 кешегә булган парковка да бик җитә икән, андыйлар машина кую урынын киңәйтмәүне хуплаган. 

Арада шулай ук хезмәткәрләренең техникасы өчен хастаханә территориясендә парковка булдыру, яисә даруханә артыннан роддом арасына кадәр аралыкны шул максатта файдалану кебек тәкъдимнәр дә бар. 

Кыскасы, халык үз фикерен белдерде. Хәзер инде нәтиҗәне көтәсе калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X