Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АВЫРТКАН УРЫН: Машина куяр өчен урын кирәк – аны каян алырга? (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Урамнарда техника санының артуы халыкның “авырткан урыны” булган үзәк хастаханә алдындагы машина кую урынында да ачык чагыла. Хәер, кышкы чорда да бирегә килүчеләрнең баш бәласе иде инде ул – машина куяр өчен урыннар юк.

Юллар кардан ачылу белән Актаныш районында автомобильләр саны да сизелерлек артты. Кулында машина йөртү таныклыгы булган һәркем , җәяү йөрергә авырсынып, руль артына утырды. 

Урамнарда техника санының артуы халыкның “авырткан урыны” булган үзәк хастаханә алдындагы машина кую  урынында да ачык чагыла. Хәер, кышкы чорда да бирегә килүчеләрнең баш бәласе иде инде  ул – машина куяр өчен урыннар юк. 


Дүшәмбе, җомга көннәрендә автомобиль хуҗалары моны аеруча сизә. Юл аша урнашкан йортта яшәүчеләр дә даими зарлана, үз ишегалларына машина куяр чама юк – авылдан килгән авырулар, аптырагач, машиналарын шунда ук урнаштыра  башлаган. 


Сүз дә юк, техника саны көн саен артып торган заманда хастаханәнең парковкасы халык ихтыяҗын канәгатьләндереп өлгерми. Бу проблема район җитәкчелеге дәрәҗәсенә үк күтәрелгән. 


Якын киләчәктә бу мәсьәлә уңай чишелеш табар дигән ышанычта, без дә иртәнге сәгатьләрдән үк машина кую урынына юнәлдек. Чыннан да, биредә иртәнге тормыш “кайный” – кузгалып китүчеләр әллә ни күренмәсә дә, хастаханәгә килүчеләр күп.  Парковка урыны гына түгел, каршыдагы кибет аллары да машина  белән тулган. 


Халык та иртәнге сәгатьтән үк канәгатьсезлек белдерә: “кайчан килсәң дә, шушы хәл – машига урын юк!”, - ди алар. Без автотранспорт хуҗаларының үзләреннән дә сораштык, бу проблеманы ничек хәл итеп була соң? 


Зур күпчелек халык  каршыдагы агачларны  кичү бәрабәренә шактый урын ачылачак дип фараз итә. Каршы яктагы кибетләрнең  үз парковкалары булырга тиеш дигән тәкъдим  дә  яңгырады. Тик менә һәр җирдә тәртип яраткан өлкәнрәк буын вәкилләре генә агачларны кисү яклы түгел. “Машиналарны рәттән, җай белән куйган очракта, урын болай да җитәрлек”, - ди алар. Яшеллекне бетерүгә каршыларны да аңларга була, болай да таш арасында яшибез бит инде. Агулы газларның беразын гына булса да йотып торган агачларны да юк итсәк, авырулар саны тагын да артып китмәсме соң? 

Реклама


Парковка урынындагы кагыйдә бозу очраклары да күзгә бәрелеп тора. Инвалидлар өчен махсус билгеләнгән урыннарны гади машина йөртүчеләр алып бетергән. Хәер, ул урын буш торса да,  дистәләгән  машина аша ул урынга сәламәт кеше дә кереп җитә алмый – инвалидлар ничек керсен ди инде!? 


ЮХИДИ хезмәткәрләре дә хастаханә каршындагы парковка буенча иңсәләрен селкетә.

Аварияләр күп теркәлгән урын түгел бу, өстәвенә, җәяүлеләр кичүе дә таләпләргә туры килә – кагыйдә бозу очраклары да, нигездә, җәяүлеләр аркасында теркәлә. Кешеләр хастаханәнең бер башында урнашкан җәяүлеләр кичүенә барып яфаланмый – машиналар агымыннан да куркып тормыйча, турыга йөгерә алар. ЮХИДИ хезмәткәре белән әңгәмә корган вакытта гына да шундый берничә очракның шаһите булырга туры килде. 


Шулай да парковканы  киңәйтми торып, авырткан урынга әверелгән проблема чишелеш табар кебек түгел. Машина кую урының ничек, кайсы юнәлештә киңәйтеләчәген район җитәкчелеге хәл итәчәк.  “Парковка киңәйтелгән очракта, руль артындагыларны машиналарын дөрес итеп куярга өйрәтәсе  булачак әле”, - дип, урынлы борчу белдерде танышым. Аның сүзләрендә дә хаклык бар. 


Сез исә, мөхтәрәм райондашлар, безнең сораштыруда катнашып, бу нисбәттән үз фикерегезне калдыра арасыз. Халыктан кергән тәкъдимнәр дә игътибарсыз калмаячак дип ышандыра югарыдагылар. 
 

СОРАШТЫРУДА КАТНАШЫРГА!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев