Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕ БИЗӘМИ ТОРГАН САННАР: Актаныш районында 9 көнгә 9 исерек тоткарланган

Шушы вакыт аралыгында гына да район территориясендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән 9 кеше ачыкланган.

Июль аеның 9нчы көне үтеп бара. Шушы вакыт аралыгында гына да  район территориясендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән 9  кеше ачыкланган. 3  кешене имгәткән 6  юл-транспорт халәкәте теркәлгән. Әлеге аварияләрнең берсе  исерек шофер аркасында килеп чыккан – исерткеч эчемлек кулланып  руль артына утырган кыз бала газ баганаларына зыян салган. 

Исерек хәлдә руль артына утырган бәндәләр үзләре генә түгел, аларның гаиләләре, якыннары да зыян күрә. Транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителеп, эшсез һәм керемсез калуларын алар суд бинасында гына аңлыйлар. Шуңа күрә исерек хәлдә машина белән идарә итүгә алынганчы, тагын бер кат аның нәтиҗәләре турында уйланыгыз!

Бүгенге заман шартларында исерек хәлдә руль артына утыруның шофер һәм аның янәшәсендә булган кешеләр өчен генә түгел, юл хәрәкәтендә закон кысаларында катнашучы башка гражданнар өчен дә куркыныч булуын барлык кешеләрнең дә аңлап җиткермәве бик аяныч. Без барыбыз да законнарны үтәгән, бер-беребезне хөрмәт иткән һәм аңлаган очракта гына юлда хәрәкәт итү имин тәмамлана ала. Бер-берегезне саклагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев