Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Актаныштагы “Акчарлак” кафесында күргәзмә - дегустация үтте (+ФОТОЛАР)

Бүгенге көндә “Акчарлак” кафесы халыкка 13 төрдән артык салат-кабымлыклар, 15ләп төрле икенче аш, 10лап кайнар аш, бик күп санда камыр ризыклары, баллы тәм-томнар тәкъдим итә.

Төрле бәйрәм кичәләрен, истәлекле вакыйгаларны, очрашуларны, туйларны кафе рестораннарда уздыру гадәте соңгы елларда Актанышны да колачлап алды. Халык тарафыннан җәмәгать туклану урыннарына мондый зур ихтыяҗ бар икән – аларны камилләштерү, ризык ассортиментын тагын да баету, аш-суның сыйфатын яхшырту буенча даими эш башкарылырга тиеш. 


Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов бу юнәлеш буенча җаваплы затларга үзәктәге барлык туклану урыннары белән танышып чыгуны бурыч итеп куйды: бүген Актаныштагы кафе-рестораннар барлык таләпләргә дә туры килеп, бу урыннарга халык теләп йөрерлек шартлар тудырылырга тиеш.  Бу аңлашыла да, меню төрлелеге, һәр туклану оешмасының үз йөзен күрсәтүче, аларга гына хас булган ашамлыклар – болар барысы да, билгеле, кафе-рестораннарның үз клиентларын барлыкка китерәчәк. 


Шушы көннәрдә район җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән махсус комиссия  әлеге юнәлештә хәрәкәт башлады. 


15 май көнне “Граф Плюс” ҖЧҖтенә караган “Актаныш” ресторанында оештырылган махсус күргәзмә- дегустация бүген “Стиж”ҖЧҖнең “Акчарлак” кафесында дәвам итте. 


“Стриж” ҖЧҖенә  Актаныштагы “Акчарлак”, “Тургай” кафелары, автовокзал бинасында урнашкан буфет керә. Актанышта әлеге җәмгыятьнең инде үз йөзе, үз кулланучылары бар. Бүгенге көндә “Акчарлак” кафесы халыкка 13 төрдән артык салат-кабымлыклар, 15ләп төрле икенче аш, 10лап кайнар аш, бик күп санда камыр ризыклары, баллы тәм-томнар тәкъдим итә. 


Төп менюда райндашларыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән ризыклар булса, аларның банкетлар өчен махсус төзелгән менюлары бар. Анысында, билгеле,  ризыклар затлырак. Шуңа күрә дә алар заказ буенча әзерләнә. Гомумән, “Стриж” җәмгыяте сорау буенча шашлык, хашлама, бәлеш кебек зур табын ашларын да әзерли. Нигездә, аш-су эре мал итеннән әзерләнә, әмма биредә сарык, тавык итеннән дә үзең теләгән ризыкны әзерләтеп алып була. 


Киләчәктә ризык төрләндерү буенча да уй-фикерләре шактый акчарлаклыларның.  Актанышның милли йөзен чагылдыручы аш төрләренә өстенлек бирергә тели алар. “Шулай ук башка милләт кухняларының ризыклары да читтә калмаячак, аларга да ихтыяҗ бар бүген Актанышта”, - диләр биредә хезмәт куючылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев