Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Тантаналар залында районыбызда туган 150нче бала теркәлде (фоторепортаж)

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге 1нче, 50 нче, 100нче булып туу турында таныклык алган балаларны, гаиләләрне тантаналы шартларда котлаулар оештырып килә. Бүген 3 декабрь көнне ЗАГС бүлегендә матур традициягә тугры калып, 150нче булып теркәлгән Нәзир Бәдертдиновка туу турында таныклык тапшырылды.

           ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Нәзирның әти-әнисе Айгөл белән Азаматны гаиләләре ишәю белән тәбрик итте.

Мөһим документ белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын һәм бик тә кирәкле, истәлекле бүләк- Татар Милли ашлар китабын тапшырды. 

Өченче тапкыр әни булган Айгөл яшьләргә әни булу бәхетеннән баш тартмаска, курыкмаска чакыра:

 - Олы улым Самат 11 яшьтә, 5 сыйныфта укый. Икенче улым Зәмиргә 1,5 яшь. 26 ноябрь көнне төпчегебез дөньяга килде. Ижаудагы туганыбыз ялгышлык белән Зәмирне Нәзир дип әйткән иде, шушы исем күңелгә кереп калды һәм өченче улыбызга шушы исемне куштык. Балалар тугач, бик күп дәүләт ярдәмен, пособиеләр алдык. Тапкан һәрбер балага материаль ярдәм күрсәтелә. Хөкүмәткә бик зур рәхмәт!

Реклама

Азамат та күпбалалы әти булуына бик сөенә. Өйдә балалар йөгереп йөргәч күңелле. Киләчәктә аларны укытып, яхшы эшләргә урнашканнарын күрергә тели.

          Самат энекәшләренә зур абый хәзер, вакытым булганда әти-әнисенә кечкенәләрне карарга булыша. Бүген ул әти-әнисенә ияреп Нәзирне каршыларга килгән.

ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева "Халык әйтемендәгечә, һәр бала үз бәхете белән туа. Шуңа күрә яшьләр бәби алып кайтудан курыкмасыннар. Ә Бәдертдиновлар гаиләсенә ныклы саулык, балаларын тигез канат белән карап үстерүләрен телим",-диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев